Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк Батуллага Җәлил бүләге бирелә


Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясен бирү комитеты утырышында бу бүләкнең быелгы ияләре турында карар кабул ителгән.

Азатлык чыганаклары белдерүенчә, Муса Җәлил исемендәге Татарстан премиясе Татар биючесе Нурбәк Батулла, Камал театры мөдире Илфир Якупов, театр белгече Нияз Игъламов һәм җырчы Айдар Сөләйманга бирелә.

Татарстан республикасының Муса Җәлил исемендәге, 200 мең сум күләмендәге премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт лауреатка бирелә. Бу бүләкне республиканың сәләтле яшьләренә тапшыралар – аларның яше 30дан артмаган булырга тиеш. Җәлил премиясенә яшьләр өчен эшләүче аерым авторлар, иҗат төркемнәре, иҗади берләшмәләр сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия өлкәләренең үсешенә керткән өлешләре өчен, шулай ук яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр програмнарын тормышка ашыруда югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен лаек була.

Моңа кадәр Муса Җәлил премиясе Татарстанның халык артисты Марат Шәриповка, шагыйрь Рәмис Аймәт, Тинчурин театры артистлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов, композитор Эльмир Низамов, җырчы Филүс Каһиров һәм башкаларга бирелгән иде.

XS
SM
MD
LG