Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дөрес булмаса да, татарча җырлыйм"


Рамил Габитов
Рамил Габитов

Instagramда татарча каверлар башкаручы блогер Рамил Габитов яшьләр татарчага тартылсын өчен тел кагыйдәләренә ябышып ятмаска кирәк дип саный. Аларны бәлки үзгәртергә вакыт житкәндер ди ул. Рамил белән якыннанрак танышырга булдык.

"Минем фикеремчә, татар жәмгыяте артык традициональ, аңа консерватизм хас. Һәм шундый ретроградлык безне артка тарта, алга атларга бирми. Мәсәлән, кайвакыт миңа алай итеп татарча җырларга ярамый дип язалар, фикерләр калдыралар. Татар теленең үз кагыйдәләре бар имеш. Бәлки ул кагыйдәләрне үзгәртергә вакыт җиткәндер? Тел ул таш тугел бит. Ул яшәргә, яшәрергә, вакыт белән бергә атларга тиеш.

Татар телен дөрес кулланмыйм, бу – сүзләр җыелмасы гына диләр. Җырны бозып үзгәртүдә дә гаеплиләр. Аның турында инде сөйләмим дә. Кагыйдәләр – нинди сүз артыннан нинди сүз булырга тиеш, мәсәлән. Бәлки андый кагыйдәләр юктыр. Мин рус теле белән чагыштырам. Рус телендә җөмләдә сүзләрне ничек куйсаң да ярый. Дөрес булса. Бәлки шул хакта татар теле белгечләр фикер алырга кирәктер", диде сүз башында ук блогер Рамил Габитов. Ул татарча иҗат иткәндә башкача фикерләвенә таянып эш итүен белдерде.

Яшьләрнең нәрсә белән кызыксынуына карап, Рамил шул юнәлештә татарча эшләргә кирәклеген ассызыклады. Баяннар, курайлар белән генә түгел, заманча яңгырашта җырлар кирәклеген дә әйтте. Үзе исә блогер булып танылу алганчы вакыты булганда өйдә төрле җырлар көйләп йөргән. Моннан ел ярым элек Луис Фонсиның "Деспосито" җырын рус теленә үзгәртә. Дусларына, якыннарына күрсәткәч, алар бу җырны интернетка чыгарып карарга киңәш итә. Ул халыкка ошый һәм Рамил икенче итеп Estradarada башкаруындагы "Вите надо выйти" җырын татар теленә үзгәртеп чыгара. Анысы тагын да яхшырак кабул итәләр. Бүгенге көндә Рамилнең 80гә якын шундый каверы бар.

Рамил (@gabitooov) – Лениногорски егете. Мәдәният сараенда җырчы, алып баручы булып эшли. Шәхси блог алып барып, үзе турында сөйләп, популяр җырчы булып танылырга тели.

Рамил блогының төп юнәлеше – каверлар. Ул татар теленә үзгәртеп, төрле аудитория өчен танылган җырлар башкара, шулай ук татарча үзе дә җырлар иҗат итә. "Татар телендә конкуренция әзрәк һәм кызык та яңгырый", ди ул.

Каверларының берничә үзенчәлеге бар: төрле исемнәр куллануы, җырлаганда күзен кысуы һәм артында келәмнәр, паласлар эленеп торуы. Мондый каверларда язылучыларга күбрәк исемнәр белән яздырылганы ошый икән. Үз исемнәрен көтәләр, аларның исемнәре белән дә кавер, җыр ясарга сорыйлар. Бүгенге көндә Рамилнең инстаграм аккаунтында 8 меңнән артык язылучысы бар. Аларга шаян каверлар күбрәк ошый икән. Үзенә күбрәк уңай фикерләр калдыралар.

"Башка аккаунтларда, Вконтактеда төрле комментарлар була. Яхшылардан алып, начарына кадәр. Хәтта сүгенеп тә алалар. Әмма мин хәзер башка битләрдәге фикерләрне укыймыйм", ди Рамил.

Ул үзе башка бер аккаунтка да язылмаган. Башка татар блогерлары белән дә кызыксынмый. "Мин бу темага кермим. Карамыйм. Мин бит монда беркемгә дә язылмыйм. Мина ул кызык түгел. "Татар малай"ны, "Кызык-мызык"ны беләм, алар белән таныш", диде Габитов.

Рамил татар яңалыклары белән кызыксынмый, татар телеканалларын да карамый. Элегерәк район гәҗитендә хәбәрче булып эшләгән, авыл тормышы бүлеген алып барган. Хәзер Лениногорскига багышланган яңалыклар сайты һәм ВКонтактеда төркеме бар. "Анда ниндидер татар яңалыкларын күрәм, укыйм, шул җитә", диде Рамил.

Аңа телеканалларда татарча тапшыруларның сыйфаты ошамый. Моны ул үзенең субъектив фикере дип атады. Яхшы ясалган тапшырулар бардыр, ләкин мин генә аларны күрмимдер, ди Рамил.

​Блогер үзен урыслашкан, татар телен начар белә дип саный. Кешеләрнең татарча каверлар белән кызыксынуы аны татар телен өйрәнергә этәрә. Чөнки татарча каверлар ясаганда сүзлек белән утыра, кайбер сүзләрнең текстта, сөйләшүдә ничек кулланылышын интернеттан укый. Шулай итеп, үзе дә татар телен өйрәнә.

"Кирәк булгач, укыйм. Татар теленнән башка да әйбәт яшәп була, әмма аңа ихтыяҗ булырга тиеш. Әгәр ул тормышта кирәкми икән, онытыла", дип уртаклашты Рамил.

Аны урыслашкан татарлар һәм урыслар да тыңлыйлар, карыйлар икән. Хәтта мәктәп яшендәге балалар аңа язалар һәм татар телендә аралашырга тырышалар.

"Бер-берсенә видеоларымны күрсәтеп, фикер алышалар. Бу көннәрдә яшьләр арасында популяр җырларны татар телендә ишетү аларга кызык. Мондый каверны күргәч, алар өчен татар теленең дә дәрәҗәсе күтәрелә. Шул заманча җырлар белән татар теле дә заманча булып тоела башлый. Шулай итеп кайберәүләрдә минем каверларым татар телен өйрәнергә, укырга теләк тудыра", дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Рамил үзе нәкъ шундый җырлар арттыру өстендә эшли. Күптән түгел аның "Син" җыры дөнья күргән. Моңа кадәр "Ләйсән" дип исемләнгән җыр яздырган булса, тиздән "Ләйлә" исемле җырын чыгарарга җыена.

Сүзләре һәм вокаль көйләре үзенеке. Ә аранжировкасын төрле битмейкерлардан лизингка ала. Ул аларны интернетта таба һәм аларга вокаль музыка һәм сүзләрен яза. Аннары иҗатташ дустына күрсәтә. Әгәр икесенә дә ошаса, шул әзер аранжировканы (битны) автордан лизингка алалар һәм студиядә җырны яздыралар.

Киләчәктә Рамил тагы да күбрәк җырлар яздырып, бу юнәлештә эшен дәвам итәргә тели. Татар телендә каверлар, пародияләр күбрәк чыгарырга уйлый.

Аның кебек кешеләр күбрәк булса, татар теленең тагы да үсәчәгенә, популярлыгы артачагына ышана. "Төгәл нинди жанр икәнен әйтә алмыйм, ләкин шунысын беләм, талант булган җирдә популярлык та була. Чөнки алар һәрвакыт бергә йөри", дип йомгаклады сүзен Рамил Габитов.

XS
SM
MD
LG