Җомгадан шимбәгә каршы төнгә кадәр Америка демократлары һәм республиканнары Мексика чигендә дивар төзүгә акча бүлү турында килешә алмаса, бюджет расланмау сәбәпле, дәүләт оешмаларының тагын бер өлеше ябылырга мөмкин. Бу хакта АКШ медиасы хәбәр итә. Соңгы "шатдаун" 35 көн дәвам итте һәм Америка тарихында иң озыны булды.
Сөйләшүләрне алып баручыларның берсе республикан Ричард Шелби килешүгә килү шансларын 50гә 50 дип бәяли. Аның сүзләренчә, алдагы 24 сәгать "хәлиткеч булачак".
Җәмәгать радиосына демократлар арасыннан бер чыганак сөйләвенчә, сөйләшүләр Иммиграция-таможня хезмәтенә мөһаҗирләрне урнаштыру урыннарына күпме ятак сатып алу бәхәсләрендә тукталып калган. Демократлар күп кирәкми дип саный. Алар фикеренчә, президент Дональд Трамп идарәсе игътибарын виза тәртибен бозуда гына гаепле кешеләргә түгел, ә куркыныч җинаятьләрне ачыклау, кулга алу һәм депортацияләүгә юнәлтергә тиеш.
Трамп дивар өчен 5,7 млрд доллар сорый, ә The New York Times язуынча, Конгресстагы демократлар 1,3 млрд доллардан 2 млрд долларга кадәр бирергә риза.
Politico килешүнең тагын бер варианты турында яза. АКШ "автоматик бюджет" кабул итәргә мөмкин, бу очракта элекке бюджетның параметрлары яңа финанс елына күчерелә.