Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социолог Искәндәр Ясәвиев "Ачык Русия"гә керергә җыена


Исәкндәр Ясәвиев "Ана нәфрәте йөрешендә"
Исәкндәр Ясәвиев "Ана нәфрәте йөрешендә"

Социология фәннәре докторы "Ачык Русия" хәрәкәтенең максатлары миңа якын дип белдерә.

Социолог, Югары икътисад мәктәбенең Яшьләр тикшеренүләре үзәге хезмәткәре, "Киртәләрсез шәһәр" ("Город без преград") инициатив төркеме координаторы Искәндәр Ясәвиев "Ачык Русия" сафларына керү турында гариза җибәргән. Бу хакта ул үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итә. Ясәвиев моны "хәрәкәтнең максатларын хуплавы" һәм "Анастасия Шевченкога теләктәшлек күрсәтү" белән аңлата.

Idel.Реалиига сөйләвенчә, социолог хәрәкәткә гариза җибәрер алдыннан аның низамнамәсен игътибар белән укыган.

"Элегрәк тә "Ачык Русия"гә керү турында уйлаган бар иде, әмма бу минем фәнни эшчәнлегемә комачаулар дип исәпләдем. Хәзер алай дип санамыйм. Минемчә, үз фикерләремне белдерүнең фәнни тикшеренүләргә йогынты ясавына юл куймауга ирешә алырмын. Хакимият "ау" - "Ачык Русия"гә карата репрессияләр башлады, азат ватандашлар моңа, хәрәкәткә теләкәтәшлек белдереп, җавап бирә ала. Һәм җавап бирәләр дә. Кичәге "Ана нәфрәте йөреше" моны раслый", ди Ясәвиев.

10 февральдә Русиянең төрле шәһәрләрендә һәм Казанда "Ана нәфрәте йөреше"нә теләктәшлек чарасы узды. Якшәмбе иртәсендә Тинчурин паркында хакимият белән килештерелгән чарага 20ләп кеше җыелды.

"Ачык Русия" активистлары, җинаять җаваплылыгына тартылучы Анастасия Шевченко (Дондагы Ростов) һәм Лия Милушкинаны (Псков) яклап Русия буйлап төрле чаралар уздырды. Казандагы чарада куәт структуралары тарафыннан басымга дучар булучы Гөлназ Равиловага да теләктәшлек белдерделәр. Чарада катнашучылар алар сәяси эзәрлекләүгә дучар дип исәпли.

2017 елда Русия баш прокуратурасы Михаил Ходорковский белән бәйле, Британия һәм АКШта теркәлгән берничә оешманы Русиядә "теләнмәгән оешма" дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәкәте" - тыелган оешма түгел.

XS
SM
MD
LG