Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Гыйләҗев: "Стратегиядә шәһәрдә татар мәдәниятен үстерү беренче пункт булырга тиеш"


Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

Татар авылларының резервы бар, әмма Стратегиянең төп фикерләре шәһәр татарларына юнәлергә тиеш дип саный галим Искәндәр Гыйләҗев.

"Татар халкының абсолют күпчелеге тиздән шәһәрдә яшәячәк. Шуңа күрә Стратегиядә шәһәрдә татар мәдәниятен үстерү беренче пункт булырга тиеш. Шәһәр җирлегендә татар мохитен булдыру хәтта! Чөнки чын мәгънәсендә ул әле юк. Шәһәрдә туып үскән татар, татар телле кешеләр бар, алар бөтенесе дә катнаш никахта торып урыслашып бетми, татар мохите барыбер шәһәрдә формалаша”, дип белдерде Азатлыкка Татарстан Энциклопедия институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев.

Аның әйтеүнчә, стратегия проекты эшләнгән вакытта авыл үсеше турында да сүз чыккан булган. "Иң әһәмиятлесе – татар авылының йөзен саклап калу, инфраструктурасын яхшырту кирәк, дигән сүзләр яңгырады", ди ул.

"Социологлар фаразына караганда, бер 20 елдан соң Русия халкының биштән бер өлеше Мәскәү тирәсендә яшәячәк. Татар авылларын да шул көтә, чөнки бу гомуми тенденция. Минемчә, мегаполислар ул табигый күренеш, халыкның үз тормыш шартларын яхшырту максатыннан мегаполиска күченүе – шулай ук табигый күренеш. Ул гомум дөнья тенденциясе, шуңа күрә бездә дә шулай булыр дип уйлыйм. Шулай да мин барыбер татар авылының ниндидер резервлары бар дип ышанам, һәрхәлдә татар авыллары әле утыз-кырык ел яшәчәк. Европада да бит авыллар бар. Анда тормыш шартлары үзгәрде, ләкин халык барыбер авылларда яши", дип өстәде галим.

Күптән түгел Татар халкының үсеш стратегиясенең беренчел өлгесе (аны эскиз дип атаганнар) әзер булды. Аны Татарстан районнарында халыкка тәкъдим итү чаралары бара. Соңрак Русия төбәкләре буйлап йөриячәкләр. Февраль-март айларында җиде федераль бүлгедә җәмәгать тыңлаулары узар дип көтелә. Апрель азагында Казанда фикер алышуга җыелалар. Эшче төркем барлык теләк-фикерләрне, тәкъдимнәрне туплап ахыргы документ ясарга тиеш булачак. Бу эшләр 30 август – Татарстанның суверенитет турында декларация кабул иткән көнгә төгәлләнәчәк дип вәгъдә ителде.

XS
SM
MD
LG