Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә хәрби боралак казасында бер кырымтатар да һәлак булган


Төркиядә 11 февральдәге хәрби боралак казасында һәлак булган дүрт хәрби арасында кырымтатар Ильяс Кая да бар.

Ильяс Каяның (35 яшь) җеназасы 12 февральдә Искешәһәр шәһәрендә икенде намазыннан соң узды.

Каяның һәлакәте турында хәбәрне Искешәһәрдә яшәгән әтисе Джемиль Кая әнисе Шеһидәгә хәрби җитәкчелек килеп хәбәр иткән.

Бу хәбәрне ишеткәннәр гаиләнең кайгысын уртаклашу өчен әти-әнисенең йортына җыелды. Һәлак булган Ильясның әти-әнисе яшәгән һәм күрше йортларга Төркия байраклары эленде.

Ильяс Каяның хатыны Сибел Кая Истанбулда укутучы булып эшли, аларның ике кечкенә баласы бар.

Истанбул мэры Али Ерли 11 февраль шәһәрнең Чекмекой бистәсендә хәрби боралак казасы нәтиҗәсендә 4 хәрбинең хастаханәгә озатылуын хәбәр итте.

Искешәһәр кырымтатарлар иң күп укмашып яшәгән шәһәр санала. Аны Төркиядә кырымтатарларның каласы дип тә йөртәләр.

XS
SM
MD
LG