Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Төркестандагы вазгыять өчен Кытай Төркия алдында акланды


Пекин шулай ук уйгыр шагыйренең төрмәдә үлү хәбәрен инкарь итте.

Кытай уйгырларга карата репрессияләр турында Төркия алдында акланды һәм танылган мөселман шагыйре, музыкант Абдурәхим Хейитнең төрмәдә җәзалап үтерелүе хакындагы хәбәрне кире какты. Бу хакта Al Jazeera телеканалы хәбәр итә.

Кытай дәүләт радиосы (China Radio International) Хейитнең 10 февральдә яздырылган 25 секундлык видеоязмасын эфирда тапшырган. Анда шагыйрь үзенә "имеш дәүләт кануннарын бозуы" нигезендә эш ачылганын сөйли.

"Мин үз акылымда һәм беркем дә миңа карата көч кулланмады", дигән ул видеоязмада.

Дүшәмбе узган брифингта Кытай тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Хуа Чуньин бу видеоязма Хейитнең исәнлегенә дәлил дип әйткән.

"Аны үлгән дип әйтеп Төркия зур ялгыш эшләде, үз чиратында җавапсызлык күрсәтте. Төркиянең рәсми затлары дөресне ялганнан аера белер, үз хаталарын төзәтер дип өметләнәбез", диде Чуньин.

Узган шимбәдә Төркия тышкы эшләр министрлыгы Кытайны кеше хокукларын хөрмәт итәргә һәм төрки мөселман халкы өчен оештырылган "тәрбия үзәкләрен" ябарга өндәгән иде.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Русия дә, Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәгән иде. Күптән түгел Русия тышкы эшләр министры Синҗандагы хәлләргә карата "без башка дәүләтләрнең эчке проблемнарына тыкшынмыйбыз" дип әйтте.

Кытай рәсмиләре исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Мөселманнарны эзәрлекләүне алар, беренчедән, экстремизмга каршы көрәш дип, икенчедән, "кешеләргә якты киләчәккә юллама" дип атый.

The Independent язуынча, Кытайның тәрбия бирү үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселман вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG