Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә МДУда укучы Уфа егете үз-үзенә кул салган


Мәскәү дәүләт университеты
Мәскәү дәүләт университеты

Егет университетның механика-математика факультетында бюджет урынында укыган.

Мәскәү дәүләт университетында (МДУ) укучы 17 яшьлек Уфа егете үз-үзенә кул салган. Социаль челтәрдә ул хушлашу язмасы калдырган дип яза ProUfu.ru

"Мин сезне яратам. Хушыгыз, минем хаталарны кабатламагыз. Бәлки, берәрсе сезгә сәбәпләрен сөйләр, кем борчыла, шул белер, гафу итегез", дип язган студент.

Егет Уфада 153нче санлы лицейны тәмамлаган һәм МДУның механика-математика факультетына укырга кергән. Якын кешеләре сүзләренчә, ул бик башлы булган, университетка түләүсез урынга укырга керә алган.

Басма чыганагы сөйләвенчә, соңгы атналар студент өчен авыр булган, ул депрессиядән интеккән. Аның укуда проблемнары башланган, кышкы сессиядә егет бер имтиханны да тапшырмаган.

XS
SM
MD
LG