Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөдәррис Галимҗанов: "Путинга күбрәк тә әйтер идем"


Мөдәррис Галимҗанов
Мөдәррис Галимҗанов

12 февраль Казанга килгән Русия президенты Владимир Путин "Московский" мәдәният үзәге янында җыелган халык янына чыгып кыска гына аралашып алды. Түрәне көтүчеләр арасында татар активисты Мөдәррис Галимҗанов та бар иде. Ул Путинга "Владимир Владимирович, не унижайте татарский язык" дип кычкырып өлгерде. Азатлык Мөдәррис әфәнде белән кыска әңгәмә корды.

— ​Мөдәррис әфәнде, Путинга ни өчен "Татар телен кимсетмәгез" дип кычкырырга булдыгыз?

Бер җөмлә белән генә булса да Путинга татар халкының хәлен җиткерә алганмын икән, мин шат

— Татарстанда урыслашу бара бит. Татар телен куллану юк. Аңа мин хат та язган идем. Анда татар теленең нинди хәлдә булуын һәм киләчәктә ни көтәчәген белдергән идем. Хатта язылганны кычкырып әйтәсем килде. Бер җөмлә белән генә булса да татар халкының хәлен җиткерә алганмын икән, мин шат.

— ​Хатта ниләр язган идегез?

— Хатымда татар теле проблемын яздым. Мин үзем Үзбәкстанда яшәдем. Балаларым урыслашып бетте. Татарстанда балаларга татарча укытылмаса, Үзбәкстандагы кебек татар балалары киләчәктә татарча белмәячәк дип яздым. Минем 13 оныгым, 16 оныкчыгым бар. Шулардан икесе генә татарча белә. Татарча укыту булмаса, менә нинди хәлдә калабыз дип яздым.

— ​Хатны тапшыра алдыгызмы соң Путинга?

— Үзем аның кулына тапшыра алмадым әлбәттә. Хатымны рәшәткә янында торган Казанның кайсыдыр районы башлыгы дип әйтелгән бер кешегә тапшырдым. Ул аны Путинның тиешле кешеләренә бирермен диде. Хатның күчермәсен Рөстәм Миңнехановка да тапшырырга куштым.

Путинны ике сәгатьләп урамда көткәнбездер. Туңа башлагач, тора бара аны көтүче кешеләр азая да башлады. Путин кешеләр янына бәлки чыкмас дип тә әйттеләр. Шулай да ул чыгып халык белән тиз генә күрешеп алды. Мин арттарак калган идем. Ул китәр алдыннан "Не унижайте татарский язык" дип кычкырдым.

— ​Борылып карадымы соң бу сүзләрдән соң?

— Белмим. Анда күрерлек түгел иде, караңгырак иде бит. Минем кычкырган сүзләремнең камерага язылганын бүген генә әйттеләр.

— ​Соңыннан ник мондый сүз кычкырдың дип әйтүче булмадымы?

— Юк. Анда бит берничә минутлык мизгел генә иде. Путин һәм сакчылары машиналарына утырып китеп барды.

— ​Тагын шундый мөмкинлек булса, Путинга әйткән сүзләрне кабатлар идегезме?

— Әлбәттә. Нигә кабатламаска? Минем аннан курка торган сүзем юк. Күбрәк тә әйтер идем әле.

— ​Мәсәлән тагын ни әйтер идегез?

— Татар телен 9нчы сыйныфка кадәр генә укыту бу телне югары уку йортында укытуны да бетерәчәген әйтер идем. Чөнки югары уку йортына керү өчен 11 сыйныф бетерергә кирәк.

80 яшен тутыруына карамастан Мөдәррис Галимҗанов милли хәрәкәттә актив катнаша. 2013 елда ТИҮнең башка активистлары белән бергә ул Татарстан хөкүмәтен Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куймауда гаепләп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Узган ел Ольга Гавриленко-Зыятдинованың татарларны мыскыл иткән сүзләрен прокуратурага шикаять иткән иде.

XS
SM
MD
LG