Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай башлыгы Путинга мөрәҗәгать итүчеләрне тәнкыйтьләде


Сибайда узган атнадагы халык җыены
Сибайда узган атнадагы халык җыены

Сибай мэры "үз проблемнарыбызны үзебез чишәрлек көчебез бар" дип урамнарга чыгарга өндәүчеләрне тыңламаска куша.

Сибай шәһәре башлыгы Рөстәм Афзалов Русия президенты Владимир Путинга шәһәрдә экологик проблемны чишүгә ярдәм итүне сорап видеомөрәҗәгать яздыручыларны тәнкыйтьләде. Мөрәҗәгать узган атна оештырылган җыенда яздырылган иде.

Мондый белдерүне ул Аркаим бистәсендә узган халык җыенында ясады дип яза "Коммерсантъ Уфа".

Башлык фикеренчә, урам җыенын сибайлар түгел, ә "Сибайга катышы булмаган сәер кешеләр" оештырган.

"Ял көнне митинг - бөтенләй дөрес түгел. Оештыручылар халыкны, белмим, кая һәм ни өчен күтәрергә омтылучы тәртипсез иптәшләр. Петицияләр җыялар, язалар. Бу нормальме соң?", дип ачуланган Афзалов.

Ул урамнарга чыгарга чакыручыларны тыңламаска, аларга "юк дип әйтергә" кушкан.

Мэр Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Сибайга еш килүен дә искәрткән.

"Шәһәр өчен республикада шулкадәр күп эшләр эшләнә - табиплар монда, Радий Фәритович монда, халык язмышы өчен борчыла. Сибайдан тыш бүтән бер җиргә дә ул шулай еш йөрми. Һәм кемдер моңа аяк сөртергә тели", ди Рөстәм Афзалов.

Аның сүзләренчә, җыен турында мәгълүмат таратучы кеше "Баймак районы кешесе, элек җинаять җаваплылыгына тартылган булган".

"Ул хатынын даими кыйнап тора, аның биш җинаять эше бар һәм шушы кәҗә минем мәйданда, безнең мәйданда тора һәм илнең баш кешесенә мөрәҗәгать әзерли. Моны Сибай яшәсен өчен бөтен көчен куйган хөрмәтле кешеләр башкарса, аңлар идем. Ә монда ниндидер экскремент", ди шәһәр мэры.

Афзалов мондый гамәлләргә юл куймаска чакыра. "Безнең бакчага үз низамнәмәсе белән кермәсен. Үз проблемнарыбызны үзебез чишәрлек көчебез бар", ди ул.

Халык мэрның сүзләрен алкышларга күмә. Афзалов сүзнең кем турында баруына ачыклык кертми.

Сибай былтыр көздән бирле начар истән интегә. Учалы тау баектыру комбинатының ташландык карьерында мәгъдән яна, шуның исе чыга дип белдерелә. Әлегә кадәр проблем хәл ителми. Халык сәламәтлеге начараюга зарлана.

Узган атна Сибайда халык җыены узды. Анда Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырылды. Җыенга 600ләп кеше килде.

XS
SM
MD
LG