Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Ачык Русия" активисты Гөлназ Равилованы тоткарлаганнар


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Активистны Казанның "Вишневский" полиция бүлегенә алып килгәннәр. Ул элегрәк Азатлыкка үзенең сәяси активлыгы аркасында туганнарына басым ясый башлаулары турында сөйләгән иде.

14 февраль Казанда полиция хезмәткәрләре "Ачык Русия" активисты Гөлназ Равилованы үзе яшәгән йорт янында тоткарлаганнар. Бу хакта Idel.Реалиига юрист Эльза Нисанбекова хәбәр иткән.

Нисанбекова сүзләренчә, активистны "Вишневский" полиция бүлегенә алып килгәннәр. Гөлназ татар теленә тәрҗемәче сораган.

Элегрәк Гөлназ Равилова үзенең сәяси активлыгы аркасында туганнарына басым ясый башлаулары турында сөйләгән иде. "Әти-әнине, алар аша мине дә куркытмакчылар, бу – оятсызларча эш итү", диде ул Азатлыкка.

Гөлназ өйләренә шикле кешеләр килеп әтисе белән сөйләшкәннәре, аннары аны чакыртып шартлар куеп әңгәмә корганнары, туганнарына куәт структураларының басым ясавы турында белдерде.

2017 елда Русия баш прокуратурасы Михаил Ходорковский белән бәйле, Британия һәм АКШта теркәлгән берничә оешманы Русиядә "теләнмәгән оешма" дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәкәте" - тыелган оешма түгел.

Гыйнвар аенда җинаять кодексының теләнмәгән оешма белән хезмәттәшлек итү маддәсе нигезендә Дондагы Ростовта яшәүче "Ачык Русия" активисты Анастасия Шевченкога карата эш ачылды. Ул йорт сагында тотыла.

XS
SM
MD
LG