Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туганнарым аша миңа басым ясыйлар"


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

"Ачык Русия" хәрәкәте активисты Гөлназ Равилова үзенең сәяси активлыгы аркасында туганнарына басым ясый башлаулары турында сөйләде. "Әти-әнине, алар аша мине дә куркытмакчылар, бу – оятсызларча эш итү", диде ул Азатлыкка.

Сәяси активист Гөлназ Равилова өйләренә шикле кешеләр килеп әтисе белән сөйләшкәннәре, аннары аны чакыртып шартлар куеп әңгәмә корганнары, туганнарына көч структураларының басым ясавы турында Facebook-та язып чыкты. Активист бу хакта Азатлыкка тулырак мәгълүмат бирде.

— Гөлназ, әтиегезгә көч структуралары тарафыннан басым ясалуы турында яздыгыз. Бу ни рәвешле бара?

Сәяси активлыгын туктатсын дигәннәр

— Мин өйдә булмаганда безгә ике кеше килгән, алар үзләрен экстремизмга каршы көрәш бүлегеннән дип таныштырган. Берсенең исеме Регина Якушева. Әти аларны кертмәгән, бусагада гына сөйләшкәннәр. Миңа, имеш, административ эш ачылган, тагын җинаять эше дә ачылырга мөмкин дип әйткәннәр. Әмма мин бу хакта берни белмим. Әлбәттә, бу кешене куркытыр, хафага салу өчен әйтелгән. Балагызга җинаять эше ачыла дисеннәр әле?! Сәяси активлыгын туктатсын дигәннәр, "Ачык Русия", Михаил Ходорковскийның "әшәкелекләре" турында лекция укыганнар. Мине үзләре янына килсен дигәннәр. Килмәсә, китертү чарасын табачакбыз дигәннәр. Әмма бернинди дә рәсми кәгазь, чакыру бирмәгәннәр. Сүздә генә барысы да. Әти, әлбәттә, хафага калган. Әмма миңа бу хакта әйтмәде.

Әти каршына зур-зур папкалар салганнар

Эш моның белән генә тәмамланмаган. Әтигә телефоннан шалтыратып, үзен Марат Рәүф улы дип таныштырган кеше сөйләшүгә чакырган. Әти Карл Фукс урамы, 3А йорты адресына барган. Марат әфәнде дигән кеше ФСБ вәкиле дип әйткән үзен, әмма соңннан без сораштырдык, андый исемле кеше гомумән булмаганы ачыкланды. Анда да әти белән минем хакта сөйләшүләр алып барганнар. Бик озак тотканнар. Әти каршына зур-зур папкалар салганнар, кызыгыз Гөлназга җинаять эше ачарлык бөтен материаллар тупланган. Акылга килсен, сәяси, гражданлык активлыгын туктатсын, үзенә башка шөгыль тапсын дигәннәр. Дмитрий Егоров ("Ачык Русия" активисты - ред.) сәяси эшчәнлеге өчен утыртылачак дип әйткәннәр.

— Ниндидер таләпләр куйганнармы?

— Имеш, мин рәсми рәвештә "Ачык Русия" хәрәкәтеннән китәргә тиеш, бу хакта видео яздырыргамы, әллә ниндидер матбугат хезмәтенә комментар бирергә тиешменме – аңламадым. Мин ниндидер Британия оешмасыннан чыгарга тиешмен икән, шуннан соң минем хакта онытачаклар дип сөйләгәннәр. Боларның барысын да әти сүзләреннән беләм. Британия оешмасы дип "Ачык Русия"не атаганнармы – белмим.

— Әти-әниегез ахыр чиктә ни диде?

Мин бары тик үземнең фикеремне белдерәм. Бу тыелганмы?

— Якыннарым моңа кадәр дә эшчәнлегемне хупламый иделәр. Алар полиция кешеләре килсә дә, килмәсә дә, минем өчен борчылып, "Кызым, үзеңне сакла, кирәкме бу сиңа?" дия иде. Ул хакта сөйләшкәнебез бар, алар минем өчен хафалана, билгеле, әмма ниндидер чикләр, шартлар куймый. Мин бит җинаять кылмыйм, кануннарны бозмыйм. Бары тик үземнең фикеремне белдерәм. Бу тыелганмы? Пикетка чыгып, Русия Конституциясен яклап, аның маддәләре үтәлсен дип таләп итү җинаятьме? Әти белән әнигә таныш булмаган кешеләр шалтыратса, каядыр чакырса, сөйләшмәгез, беркая да бармагыз дип әйткәнем булды, әмма, күрәсез, кешене шок хәлендә калдырып эш итәләр. Кеше андый очракта югалып кала.

Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

— Бу хәлләрдән соң үзегез нинди нәтиҗә ясадыгыз?

— Беләсезме, мине иң борчыганы – мине "акылга утыртырга" теләүләре һәм бу эштә минем туганнарымны куллану. Ник минем белән сөйләшмиләр? Ник минем үземә "повестка"ны тоттырмыйлар? Ник минем әти-әни белән сөйләшәләр? Бу – кабәхәтлек. Минем иң курыкканым да шул иде. Ник минем эшчәнлеккә әти-әнине катыштырырга? Безнең полициянең эше кеше өркетүме? Мин барыбер үз эшчәнлегемне туктатмаячакмын. Киресенчә, минем ачуым тагын да ныграк кабарды. Үземнең дөрес юлдан барганымны аңладым.

Анастасия Шевченкога теләктәшлек белдерү чарасы
Анастасия Шевченкога теләктәшлек белдерү чарасы

— Сез бит кыз бала. Куркытмыймы? Яклаучыгыз бармы?

— Шул кыз бала булгач, миңа басым ясау җиңелрәк дип уйлыйлар бугай. Әйе, мин дә кеше, миңа да төрле хисләр хас. Миңа бу хәлдән соң күп адвокатлар, хокук яклаучылар язды, теләктәшлек белдерде. Ярдәмгә килергә әзер булучылар, мине якын күрүчеләр, борчылучылар күп икәнен аңладым. Күңелгә җылы йөгерде. "Ачык Русия" хәрәкәте активисты Анастасия Шевченкога теләктәшлек чарасында "Гөлназ Равилованың әти-әнисенә басымны туктатыгыз" дигән шигар тотып чыктылар. Мин боларның барысын да югары бәялим. Кызганыч, үзем чыга алмадым ул пикетка.

— Төбәкләрдә сивиль, сәяси активлык алып бару авырракмы, сезнеңчә?

Ирек өчен көрәшү барыбыр туктамаска тиеш

— Әйе, чөнки кешеләргә басым ясау бик җиңел. Мәсәлән, Мәскәү белән Питерда нинди генә чаралар узмый, килешенгән дә, килешенмәгән урам чаралары, йөрешләр дә була. Әйе, кешеләр тоткарлана, әмма алар барыбер җибәрелә. Аерым кешеләрне чүпләп, аларның туганнарына басым ясау, эш, уку урыннары аша "сәлам" җибәрү ысулы кулланылмый. Ә төбәкләрдә кешеләрнең урам чараларына чыкмавының бер сәбәбе шул куркуга бәйле. Өйгә кадәр килеп җитәләр, туганнар, дуслар аша "акыл" өйрәтәләр. Эш урыннарыгызны югалтудан курыкмыйсызмы, укудан куарлар дип борчылмыйсызмы дип ярага тоз тамызып торалар. Кешеләр бәладән ерак торыйк дип уйлый. Минем уку йортына килгәннәре юк әлегә. Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм: кешенең фикер белдерүе Русия Конституциясе тарафыннан тыелмаган. Әлегә шулай... Белмим, арытаба хәлләр тагын да катлауланырга мөмкин, әлбәттә, әмма ирек өчен көрәшү барыбыр туктамаска тиеш.

XS
SM
MD
LG