Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путинга дүрт ел буе ышанып яшәдем"


Олег Лихачев
Олег Лихачев

Биш ел элек Путинга мәдхия җырлап танылган Олег Лихачев бүген Русия президентын мәхкәмәгә биргән. Ул Путинны черек капиталистик систем төзүдә, әшнәлектә гаепли һәм шуның аркасында халыкның күпчелеге һәм үзенең дә хәерчелектә яшәвен әйтә.

Татарстанның Питрәч районы Янсуар авыл җирлеге депутаты, җырчы, алып баручы һәм диджей Олег Лихачев гаризасын 11 февраль Мәскәүнең Тверской районы мәхкәмәсенә юллаган. Ул анда Русия Конституциясенең 7нче маддәсен дә искә ала: "Русия Федерациясе – сәясәте кешенең лаеклы тормышын һәм ирекле үсешен тәэмин итәрдәй шартлар тудыруга юнәлдерелгән социаль дәүләт. Ә мин, икътисади богауларга бәйләнгән ир-ат, Путин аркасында гаиләмне тәэмин итә алмаганга, ул (гаиләм) аның тарафыннан төзелгән хәерче тормыш-көнкүреш кыясына бәрелеп ватылды, аерылыштык..." дип яза.

Олег Лихачев Путинны җавапка тартуны сорап, үзенә боларны таләп итә:

  1. Гаражы, мунчасы, бакчасы булган сатып алынмый калган йорт
  2. Сатып алынмый калган BMW 6 һәм Audi Q7 машиналары
  3. Кунакханә комплексы яки яшелчә, җиләк-җимеш һәм терлек комплексы сыйфатында эшмәкәрлек
  4. "Урыс эстрадасы йолдызы" дигән статус
  5. Банкка бурычларын каплауны
  6. Элекке хатыны Татьяна Лихачеваны кире кайтаруны һәм гаиләсен аның контроленә тапшыруны

Азатлык Олег Лихачевның фатирында кунак булып, аның, үзе әйткәнчә, "хәерче" тормышы, депутатлык эшчәнлеге белән танышты һәм мәхкәмәгә тапшырылган гаризасы турында сөйләште.

Олег Лихачев: "Путиннан баш тартам!"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

"Без – дүрт кеше: аерылган хатыным, мин һәм ике улым бер бүлмәле фатирда яшәргә мәҗбүрбез. Матди кыенлыклар аркасында 2013 елдан бирле шушы фатирның аш бүлмәсендә һәм коридорда сипләү эшен тәмамлый алмыйбыз. Менә шундый хәерче депутат мин", дип каршы алды Олег Лихачев.

— Олег әфәнде, сез Питрәч районының Янсуар авылы җирлеге депутаты, татарча беләсезме?

— Юк, кайбер җөмләләрне генә әйтә алам. "Мин сине яратам", "мин сине телим", мәсәлән. Татарча җырлар беләм. Минем улым татар балалар бакчасына йөри, аның татарча белүен телим. Әлегә ул белми. Ләкин татар балалар бакчасы якында – күршедә генә – монысы беренчедән. Икенчедән, үземнән әйтә алам: татарча чиста сөйләшү өчен аның әйтелешен кечкенәдән ишетеп үсәргә кирәк. Әгәр татарча белгән булсам, бәлки, мин бүген татар эстрадасы йолдызы булыр идем. Милли тема авыр һәм куркыныч тема.

— Депутататлыкка ничек кереп киттегез?

— 2014 елда мин "Владимир Путин – молодец!" дигән җырны яздым, 2015 елда Русия коммунистлары фиркасенә кердем, 2016 елда депутат булдым. 2014 елда Дәүләт шурасына сайлауларда катнашып караган идем, әлбәттә, миңа үтәргә ирек бирмәделәр. 2015 елда Казан шәһәре думасына сайлауга үземне тәкъдим иттем, 2016 елда Русия думасына сайлауларда катнашырга йөрдем...

— Путинны мактаган җырдан соң, сез нигә коммунистлар фиркасенә бардыгыз, ә "Бердәм Русия"гә бармадыгыз?

— Халыкка каршы булган фиркагә бара алмыйм бит инде, мин андый кеше түгел. Хәер, ул чакта әле мин башкача уйлый идем. Белмим. Коммунистлар үзләре чакырды да, мин шул фиркагә кердем. Ул чакта коммунизмның нәрсә икәнен дә аңламый идем, хәзер аңлыйм: табигый ресурслар халыкныкы булган, тигезлек хөкем сөргән җәмгыять ул.

— Янсуар авылы җирлеге депутаты булу сезгә нәрсә бирә?

— Депутат булгач, халык күзалдындагы кеше бит, шуңа миңа тияргә куркалардыр дип уйлыйм. Депутатлык ул – саклаучы бөтием кебек. Мин ниндидер чараларга, шоуларга, кастингларга барсам да, халык арасыннан узганда, "бу – депутат" дип әйткәннәрен ишетәм, миңа шуннан рәхәт.

— Ә депутат буларак нәрсәләр эшлисез?

— Мин авыл хуҗалыгында берни аңлый алмыйм, шул Сабантуйлар оештыруда гына катнашам. Минем дәрәҗәмдә авыл җирлеге депутаты булу ул бик аз. Алар булырга тиеш – алар бар. Ә нәрсәдер эшләргә... Юк, эшләгән юк.

— Аңлавымча, "Владимир Путин молодец!" җырын язганнан соң, сезнең тормыш барыбер уңайланып, үсешкә киткән. Депутат булгансыз.

Татарстан, Русия түрәләре Путинны сүгәргә генә түгел, хәтта мактарга да курка

— Ул җыр ниндидер йогынты ясаган дип әйтә алмыйм. Мин шуны аңладым: Татарстан, Русия түрәләре Путинны сүгәргә генә түгел, хәтта мактарга да курка. Алар аны мактарга ярыймы-юкмы икәнен белмиләр. Өстән ул үзе күрсәтмә бирмәсә, хәтта җырны да халыкка чыгармаячаклар. Шуңа җыр ничек торган булса, шулай тора.

Олег әфәнде, 2018 елда сез "Я отрекаюсь от Путина!" җырын яздырдыгыз. Тегесеннән соң үсеш булмаса да, монысыннан соң гаиләгез өчен курыкмыйсызмы?

— Мин бу хакта сөйләшергә теләмим. Бу сорауны алып атыйк, чөнки бу кемнәр өчендер шыпырт кына әйтеп җибәрү кебек әйбер булырга мөмкин. Үзең өчен курыкмыйсыңмы дип сорагыз. Менә ул сорауга мин җавап бирә алам. Мондый тормыш булганда, берни куркыныч түгел!

— Путинны мәхкәмәгә бирергә дә куркыныч түгелдер? Сез Татарстанда бу адымга барган беренче кеше. Ни өчен шулай эшләргә булдыгыз?

Бу ил халкының өчтән бере, шул исәптән мин дә хәерчелектә яшибез

— Чөнки бу ил халкының өчтән береннән күбрәге, шул исәптән мин дә хәерчелектә яшибез. Бәяләр күтәрелә, табыш артмый, тормыш шартлары түзә алмаслыкка әйләнде. Бу бик күп проблемнарга китерә, мәсәлән, хатыным да минем белән шуның аркасында аерылышты. Мин аерылышмадым, ул аерылышты.

Сез мәхкәмәгә язган гаризада "Дүрт ел буе Путинга ышандым һәм кешечә яши башларбыз дип өметләндем” дисез. Ә кешечә яшәү сезнеңчә ничек була?

— Гаризада язган таләпләрне сез тулаем җитди кабул итмәгез. Хәер, үз йортың, машинаң булу – ул нормаль күренеш. Гаризада күрсәтелгән чит ил машиналары да... Ярты Мәскәү шундый машинада йөри. Нишләп аларга йөрергә ярый, ә миңа ярамый? Үз кунакханәм һәм рестораным булуын телим – бу күптәнге хыялым. Кешечә яшәү – ул гаиләң, үз фатирың, машинаң, яраткан һәм яхшы түләнелә торган эшең, кияргә киемең, ашарга ризыгың, яхшы тәрбияң булу.

Ә сез кайчан да булса кешечә яшәдегезме?

— Юк, беркайчан да яшәмәдем.

— Шуңа карамастан сез 2014 елда "Владимир Путин молодец!" дигән җыр яздыргансыз?

— Мин хәзер генә аңладым: Русия ул нефть белән газ сатудан килгән акчага гына яшәгән. Кыйммәткә сатканнар һәм халыкка ташларлык сөякләре булган. Азмы-күпме кешечә яшәрлек мөмкинлек бирелгән. Кешенең ашарга ризыгы һәм кияргә киеме булган. 2014 елның 31 июлендә мин Путинны үз җырым белән ихластан зурлап күтәрдем. Мин аңа дүрт ел буе ышанып яшәдем. Менә хәзер аз гына түзәбез дә, аннары кешечә яши башлыйбыз, барына да Көнбатыш санкцияләре гаепледер, дип уйладым.

Барына да черек капиталистик систем, туган-тумачалык һәм акчаның сыйфат белән гаделлектән өстенрәк булуы гаепле икән

Ләкин азактан аңлашылганча, барына да черек капиталистик систем, туган-тумачалык һәм акчаның сыйфат белән гаделлектән өстенрәк булуы гаепле икән. Бер күч олигархлар бөтен табигый байлыклар белән идарә итә, халыкның акчасы ризыкка һәм төрле түләүләргә көч-хәл белән генә җитә. Ә кем ризык өчен эшли? Кол! Аның ял итәргә барырга да мөмкинлеге юк. Германия пенсионерлары бөтен илләр буйлап ял итеп йөри бит. Мин матди яктан богауларда хәзер.

Ышандым, өметләндем һәм 2018 елда без президентка соңгы тапкыр мөмкинлек бирдек. Русия халкы түзем бит ул! Ул халыкка йөз белән борылыр һәм аның хәлен ничектер җиңеләйтү өчен нәрсә дә булса эшләр дип уйладым. Ә ул нишләде? Шул ук кешеләрне идарәдә калдырды. Барысы да үзенекеләр. Пенсия яшен арттыру реформасын гына карагыз! 2018 елның августында минем сабырлык төкәнде. Аңарчы, 26 июньдә, мин аны кисәтеп видеоролик яздырдым. "Мин "Владимир Путин – молодец!" дигән җыр авторы, хәзер ул җырны җырлый алмыйм, чөнки автоматтан атып куачаклар, сез хезмәт хакларын 80 мең сумга, ә пенсияне 40 мең сумга җиткермичә, мин аны җырлый алмаячакмын", дидем.

Олег Лихачев
Олег Лихачев

Хәзер миңа: "яңадан аяк киенгән", диләр. Мин һәрвакыт халык белән булдым. Путинны мактап җырлаганда да халык өчен идем. Азактан да, халыкка каршы булган Путинга каршы җырладым. Ул җитәкчелектән киткәндә, артыннан җырлап калмадым, ә алты еллык идарәсе башында ук әйттем. Идарә алышынырга торганда җырласаң, "яңадан аяк киенгән" дип әйтеп булыр иде. Ә болай ул мине теләсә кайчан изә ала.

— Сезнең "Я отрекаюсь от Путина!" дигән җырыгыз "Владимир Путин молодец!" дигән җырдан популяррак булып чыкты. Сезнеңчә, бу нигә шулай булды?

— Көн кадагы мәсьәләсе булуы турында сөйли. Бу этапта халыкның өчтән бере чыннан да хәерчелек чигендә басып тора һәм күпчелекнең күзләре ачыла башлады дигәнне аңлата. Путин бит ул психологик яктан бик матур, бөек, юморлы кеше. Ләкин халыктагы ышанычны югалта башлады.

— Мәхкәмәгә язылган гаризагызда сез гап-гади һәм бар кеше дә белергә тиешле әйберләр турында язасыз кебек: "ризык өчен генә эшләүче кеше – кол", "гаиләләр хәерчелек кыясына бәрелеп җимерелә", "бар табигый байлыклар белән дистәләгән олигархлар идарә итә, ә башкалар тиеннәргә эшләп йөри", "бәяләр арта, ә хезмәт хаклары һаман да шул ук"... Нишләп соң социаль челтәрләрдә калдырылган комментарларда сездән йә көләләр, йә үзегезне үк сүгәләр?

— Үземнең дә бу темага уйланганым бар. Кереп карыйм – мине сүгәләр. Комментарларны анда олы кешеләр язмый, ә талашырга яратучы яшьләр, ниндидер гопниклар яза кебек. Алар гаризаның соңгы өлешен, мин сораган әйберләрне генә күрәләр, аның төп өлешен күрмиләр. Гаризаның ахыргы ягы, минем таләпләрем, әлбәттә, юмор гына. Алар шуңа ябышалар һәм төп проблемны күрмиләр һәм күрергә дә теләмиләр, шуңа күрә шулай яшибез дә. Алар минем нәрсә турында сөйләгәнне аңламый да бугай.

— Олег әфәнде, кешечә яшәү, тормыш дәрәҗәсе турында сөйләштек. Сезнең барыбер бүген фатирыгыз, машинагыз бар. Күпчелек бит сездән дә начаррак хәлдә яши.

— Көләсезме? Дүрт кешегә – бер бүлмәле фатир! Бу нормальмы? Алай булырга тиеш түгел! Фатирга 2013 елдан бирле ремонт ясый алмыйм. Машинам – Daewoo Matiz. Ул машинамы? Бу – юмор! Бу бит көлке! Минем яшьтә һәм эчке үсеш дәрәҗәмдә мин джипта йөрергә тиеш. Бу элементар әйберләр һәм һәркемдә булырлык.

— Лаеклы яшәү өчен гаилә башлыгының айлык кереме күпме булырга тиеш?

— Бу коммунистлар тарафыннан саналган инде. Хезмәт хакы уртача 80 мең сум булырга тиеш. Америкада урам себерүче дә безнең акча белән 150 мең сум ала. Укытучылар 200-300 мең сум ала. Хәзер минем гаиләдә, соңгы ярты елда, бер кешегә аена 15 мең сум керем була. Алай булырга тиеш түгел. 2014 елга кадәр әле мин, музыкант булып йөреп тә, аена 100 мең сумга якын акча эшли идем. Мисыр, Төркиягә ял итәргә бара идем. Әле бәяләр ул чакта түбәнрәк иде. Хәзер бәяләр дә өч тапкырга үсте, ә керем кимеде. Димәк, мин хәзер – хәерче. Абсолют хәерче! Күптән түгел генә кибеткә чыктым, бер пенсионер ишек төбендә теләнеп тора, пенсиям 9 мең сум, ди. Бу чын хәл.

— Алайса нигә мәхкәмәгә пенсионерлар бармый? Эшчеләр бармый?

Телевидениедән бик көчле пропаганда бара, шуңа күрә күпчелек Путинны "молодец" дип уйлый

— Мин үзем кайчандыр телевизион наркоман идем. Беренче каналны карап яшәдем. Барына да ышандым. Аларның мәхкәмәгә бармавының беренче сәбәбе – телевидениедән бик көчле пропаганда бара. Шуңа күрә күпчелек Путинны "молодец" дип уйлый. Ә Америка начар, ди. Әйе, алар да гаепледер, аннан да проблем бар, ләкин Путинның хатасы да бар. Ул халыкка йөз белән борылып, олигархларга 95% табышларын бюджетка бирергә кушса, аны халык изгеләштерер иде. Тегеләр өчен 5% керем дә ул аз акча түгел, ул – миллионнар. Ул олигархларга заводлар, колхозлар төзергә әмер бирергә, шулай итеп үзебездәге җитештерүне арттырырга тиеш иде. Ә яшьләр – студентлар, алар әле тәҗрибәсез. Социаль челтәрдәге реакциядән караганда, алар проблемның үзәген күрми. Аларны алдап, аңын читкә юнәлтүче әйберләр бик күп.

Олег Лихачев
Олег Лихачев

— Пенсионерлар телевизор карый һәм ышана, студентлар әле тәҗрибәсез, ә сезнең буын нигә мәхкәмәләргә​ бармый?

— Мин белгән күпчелек кеше илдә барган вакыйгаларга адекват карый, мине аңлыйлар. Шулай ук алар безнең президентның элеккеге ФСБ хезмәткәре булуын да аңлый. Үз тәхетен саклауны яхшы оештырып, корып куйды, хәзер берни эшләргә ярамый. Мин әле үземнең җырлап йөрүемә, сезнең белән сөйләшеп утыруыма гаҗәпләнәм, ничек минем белән әлегә кадәр ФСБ хезмәткәрләре сөйләшергә булса да килми дип аптырыйм.

Ә сез кешечә яшәмәвегездә үзегез үк гаепле дип уйламыйсызмы? Өч дипломыгыз бар, бәлки, эшкә урнашып карар идегез?

— Әйе, минем кулинар училище, музыка училищесы дипломнары һәм Казан дәүләт университетының журналист белгечлеге дипломы бар. Мин бит яхшы диджей һәм алып баручы, миңа бу эш белән шөгыльләнү ошый һәм мин шушы эшне эшләргә тиеш тә. Бүген мин рус эстрадасы йолдызы булырга әзер. 40 яшемдә мин үземне бу өлкәдә үстерә башладым, җырлар яздырдым.

Путин һәм аның иптәшләре минем белән бер бригадада шахтага, төзелешкә барса, мин дә алар белән эшләячәкмен

Бүген миңа 44 яшь. Хатыным да минем сәхнә артисты булуымны көтте, ләкин көтеп җиткерә алмады. Шуңа карамастан бу өлкәдә үземне акчасыз да зур уңышка ирешкән кеше дип саныйм. Федераль каналлардагы тугыз төрле шоуда катнаштым, бу бик зур уңыш. Журналистика өлкәсендә караганда, мин башкалар турында язарга яратмыйм, ә үзем турында язганнарын яратам. Ләкин илдәге икътисади хәл аркасында халык хәерчеләнде һәм тамадалар чакыра алмый. Югыйсә, мин күп тә сорамыйм: юбилейлар алып барган өчен 10 мең сум алам. Барыбер чакыручы юк. Ә шахтага, төзелешкә барырга кушкан кешеләргә мин болай дим: әгәр Путин һәм аның иптәшләре минем белән бер бригадада шахтага, төзелешкә эшкә барса, мин дә алар белән эшләячәкмен.

Сүз уңаеннан, сезнең тагын бер эшегез турында да мәгълүм. Күптән түгел, үзегезгә "Русиянең мактаулы доноры" исеме бирүегезне сорап Дәүләт думасына да хат язган идегез. Анда сез 1999-2000 елда 100дән артык мәртәбә мәни (сперма) тапшыруыгыз турында һәм 70ләп баланың атасы булу мөмкинлеге турында яздыгыз. Нигә бу эшне иртәрәк эшләмәдегез? 18 ел узганнан соң сезгә бу исем нигә кирәк булды?

— Кеше арасында танылу өчен һәм кызыксынуым аркасында. Хәзер үскән балаларыма карыйм да: кайдадыр 17-18 яшьлек 70ләп балам бар бит, дип уйлыйм. Алар кайда, нинди тормыш белән яши икән, дим. Ул донорлык мәсьәләсе буенча мин өч тапшыруда төштем: тагын бер тапшыру февраль аенда чыгачак. "Скажи мне правду" дип атала. Ялган детекторында утырдым. Шунда бер сорау бирделәр: "Сез чынлап та балаларыгызны табарга телисезме?" диләр. "Әйе", дим. "Бу – ялган", диләр. Ялган детекторы чынлап та дөрес әйтә икән. Мин ул балаларны кечкенәдән кулларыма тотмадым, карамадым. Минем аларга карата нинди хис булырга мөмкин, шулаймы?

— Олег әфәнде, мәхкәмәгә​ язылган гаризагызда банклар каршында бурычыгыз булу турында да әйтәсез. Нинди банкларга күпме бурычыгыз бар? Нәрсәләргә кредит алдыгыз?

— Мин бит кеше, идеал түгел. Кимчелекләрем бар. Мин комарлы уеннар уйныйм, автоматлар яратам, кредитлар да алырга ярата идем. Картаны тыгасың – акча чыга – бу бит ләззәт. Кредитларны кешечә яшәү өчен алдым, ләкин аларны түләргә җитешә алмыйча, икенчеләрен ала идем. Шулай җыелды инде. Хәзер берничә җиргә бурычым бар.

— Мәхкәмәгә​ язылган гаризагызга матбугат чараларының реакциясе нинди булды?

Алар оятсызлыкның соңгы чигенә чыкты. Үзләренең җәннәтендә яшәп яталар, тирә-якны күрмиләр

— Берничә матбугат чарасы гына кызыксыну белдерде, ләкин алар да дәүләт матбугат чарасы түгел. Дәүләтнең пропаганда чарасында берни әйтергә мөмкинлек бирмиләр. Узган ел, 28 июльдә, бөтен ил пенсия яшен арттыручы реформага каршы митинглар белән чыккач та, кичен яңалыкларда ул хакта бер сүз дә әйтмәделәр. Махсус көтеп утырдым. Путин халык кесәсенә кереп акчаны алганчы, олигархлардан алган булса, аны изгеләштерәләр иде. Ә ул болай да хәерче халык кесәсенә керде. НДС артты, әллә нинди салымнар уйлап таптылар. Халыкның соңгы ыштанын салдыру өчен нәрсә генә уйлап чыгармыйлар. Алар инде оятсызлыкның соңгы чигенә чыкты. Үзләренең җәннәтендә яшәп яталар, тирә-якны күрмиләр. Совет берлеге җитәкчеләре булганда алар да нәрсәдер алгандыр бит, ләкин халыкта да нидер бар иде. Ә монда халыкта берни юк – аларда гына. Халык шуңа түзә.

— Ил болай барса, кая килеп чыгачак дип уйлыйсыз?

— Белмим, әйтүе авыр. Инкыйлабка дияр идем, булыр микән? Букадәр түзем халык белән. Халыкның күзе ачыла ачылуын, ләкин диван дәрәҗәсендә. Мәхкәмәгә язылган гаризама берничә миллион кеше имза куйса, бәлки нидер булыр иде. Конституциядә бит лаеклы тормыш тәэмин ителергә тиеш дип язылган. Монда утыручылар, сезнең белән без берни белмибез. Тегендә утыручы патшалар гына барын да белә. Без нидер ниятлибез – Путин үзенекен кыла.

Ничек уйлыйсыз, мәхкәмә гаризагызны кабул итәчәкме?

— Юристлар әйтүенчә, кабул итәчәк, ләкин аның буенча эш булмаячак, чөнки мин куйган таләпләрнең нәрсәдән чыгып формалашуын дәлилләп булмый. Путин бит кагылгысыз. Кабул итү-итмәүләре мөһим дә түгел. Мин моның белән кемнәрнеңдер күзен ачам һәм үземне күрсәтәм.

Хөрмәтле укучылар, ә сез Русия президенты Владимир Путинга нинди таләпләр куяр идегез? Фикерегезне форумда языгыз!

XS
SM
MD
LG