Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслим районы имам-мөхтәсибе юл фаҗигасендә һәлак булган


Венер (Габделкәрим) хәзрәт Моратов
Венер (Габделкәрим) хәзрәт Моратов

Габделкәрим хәзрәт Моратовка 36 яшь иде, аның алты баласы калды. Юл казасы Мамадыш районында булган.

Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер (Габделкәрим) Моратов 15 февральдә Казаннан кайтып килгәндә Мамадыш районында машинасы белән юл казасына очрый һәм һәлак була. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды һәм хәзрәт гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

"Татарстан имамнарын бүген янә кайгылы хәбәр басты – безнең арабыздан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер Моратов китеп барды. Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды. Кичә Русия ислам институтында магистрлык диссертациясен уңышлы яклады", диелә хәбәрдә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Венер хәзрәт Лада Гранта машинасын үзе йөрткән. РИУда магистрлык диссертациясен яклап кайтып килгән булган. Каза Казан-Уфа юлының Мамадыш районында булган.

Венер Моратов тумышы белән Түбән Камадан.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG