Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Русиядә макротөбәкләр булдыру стратегиясен имзалады


Русиядә гамәлдәге федераль бүлгеләр
Русиядә гамәлдәге федераль бүлгеләр

Русиядә 12 макротөбәк төзеләчәк. Татарстан Идел-Чулман төбәгенә, ә Башкортстан Идел-Урал төбәгенә керәчәк.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 2025 елга кадәр исәпләнгән Русиядә макротөбәкләр булдыру стратегиясен​ раслады. Хөкүмәтнең рәсми сайтында урнаштырылган документка ярашлы, Русиядә 12 макротөбәк (макрорегион) булдыру каралган: Үзәк, Үзәк-Кара туфрак, Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Төньяк Кавказ, Идел-Чулман, Идел-Урал, Урал-Себер, Көньяк Себер, Ангар-Енисей һәм Ерак Көнчыгыш.

Татарстан Идел-Чулман төбәгенә керәчәк. Анда шулай ук Мари Иле, Мордовия, Пермь крае, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләре бар.

Башкортстанны исә Идел-Урал төбәгенә кертү каралган.

Казан документта икътисади үсеш үзәге булган шәһәрләр исемлегенә кертелгән. Моннан тыш, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама Русия икътисадына ел саен кимендә бер процент үсешен тәэмин итәргә тиешле шәһәрләр рәтенә кертелгән.

"Стратегия максатларының берсе - халыкның төрле төбәкләрдә яшәү дәрәҗәсе һәм сыйфатындагы аермаларны киметү" диелә документка аңлатмада. Моннан тыш, стратегия икътисади үсеш һәм технология үсеше темпларын артыру һәм дәүләт иминлеген тәэмин итүне дә күз уңында тота.

Документны Русиянең икътисади үсеш министрлыгы әзерләде.

Русиядә төбәкләрне эреләтү турындагы тәкъдимнәр әледән-әле туып тора. 2017 елда ук элекке финанс министры Алексей Кудрин Казан, Самар һәм Семберне бер агломерациягә берләштерергә тәкъдим иткән иде. Бу турыда ул Мәскәүдә узган Бөтенрусия ватандашлар форумында әйтте. "Безгә административ чикләрне бетерергә, кайбер вәкаләтләрне төбәкләргә тапшырырга, үзәкләшүдән китү өчен кечкенә инкыйлаб ясарга кирәк" диде ул. Дөрес, моңа Казан карашын да белергә кирәк, дип өстәде Кудрин.

Шул ук көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү-Tатарстан күпере" дип аталган яшьләр форумында төбәкләрне эреләтү турында сорауга җавап биреп, "безнең андый теләгебез юк" дип белдерде. "Без әлегә беркем белән дә берләшергә җыенмыйбыз. Бәлки кемнеңдер андый теләкләре бардыр, әмма рәсми дәрәҗәдә андый сөйләшүләр булмады. Әйе, кайбер субъектлар берләшә, референдумнар үткәрә, андый процедура бар, әмма безнең бүлгедә әлегә андый адымнар юк. Аннары безнең үзебезнең дә андый теләгебез юк. Безнең 68 мең дүрткел чакрым җиребез бар, безгә шул җитә", диде Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG