Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берничә телдә сөйләшкән кеше акылында ниләр бар?


Телләр белүнең өстенлекләре нинди һәм телләр өйрәнүдә кем нинди ысул куллана? 21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан баланы берьюлы берничә телгә өйрәтеп буламы дигән сорауга фикерләшү тәкъдим итәбез.

–Татарча сөйләшәсезме?
– Do you speak English?
– شما فارسی صحبت می کنید؟
– Sprichst du Deutsch?

Әгәр сез бу сорауларны танып "әйе", "yes”, "بله" һәм "ja", дип җавап бирәсез икән, һәм бу юлларны татар телендә укыйсыз икән, димәк сез Җирдә яшәүче кешеләрнең ике яки берничә тел белүче күпчелегеннән булырга мөмкин. Ә күп телләр белүче, күп телләрдә аралашучы кешеләрнең аңында нинди процесслар бара соң? Күптән түгел генә Instafram-да кызыксындырган темаларны сорап, сораштыру уздырган идем, шушы күптеллелек, балаларның ике яки күп телле мохиттә үсүе темасы килеп чыкты. Гомумән, диссертация кысаларында АКШтагы татар диаспорасы белән шөгыльләнгәнгә дә, тел өйрәнү, күптелле булып үсү сораулары белән моңарчы да очрашырга туры килде.

1960нчы елларга кадәр ике телле булу җитешсезлек булып саналган

Бүгенге көндәге тикшеренүләр ике яки күбрәк телдә сөйләшкән шәхесләрнең бер теллеләр белән чагыштырганда отышта булуы турында белдерә. Шунысы кызык, 1960нчы елларга кадәр ике телле булу җитешсезлек булып саналган, чөнки ул баланың җитешүен акрынайта дигән фикер яшәгән. Имеш, балалар телләрне бер-берсеннән аерып, күп вакыт һәм көч сарыф итә. Бу фикер хаталы тикшерүләргә нигезләнгән. Бүген исә яңа тел өйрәнү, һәм ул кулланышка өстәлү белән, кешенең баш миендә үзгәрешләр барлыкка килгәнен барыбыз да белә.

Бүгенге тикшеренүләр үз ана теленнән кала башка телдә дә сөйләшкән балалар өчен тагын берничә без белмәгән отышлы якны да ачыклап килә. Ике ел элек зур гына бер фәнни тикшеренүнең нәтиҗәләре билгеле булды. Өч илнең (Канада, АКШ, Британия) җиде галиме – Кролл, Люк, Биалысток, Кролл, Сорас, Стиил һәм Томас белән Коллье төркеме бу нәтиҗәләрне дөньяга танытты, аларның кайбер тезисларында тукталып үтик.

Беренчесе – баш миенең башкаручы функциясенең яхшыруы. Ике яки берничә телдә аралашучы кеше һәрвакыт сайлау алдында тора: кайсы вакытта кайсы телне кулланырга. Бу сайлау үзенә күрә кечкенә генә үз-үзеңне контрольдә тоту механизмы, чөнки дөрес телдә дөрес сүзләрне сайлап, аңлы рәвештә фикерне җиткерергә кирәк. Кирәк вакытта "әни, сөт бир әле", дип әйтә белү һәм кирәк вакытта укытучыдан "may I play with that toy?" дип уенчык белән уйнарга рөхсәт сорау "мәсьәләләрне алыштыру" (переключение задач) осталыгын арттыра. Билгеле бер вакытта кирәксез телне бөтенләй юк дип санап торырга кирәк. Шушы нечкә генә карар кылу механизмы балаларда башкаручы функцияне яхшырта дип табылган. Шулай ук тел өйрәнү балаларда когнитив үсешнең тизләтүенә дә сәбәп була дип табылган. Ике яки берничә телле балалар үзләрен яхшырак кулда тота ала, үзләре белән яхшырак идарә итә ала икән.

Ике яки берничә телле балалар тестларны бер теллеләргә караганда уңышлырак башкара дип табылган

Тагын бер өстенлек. Төрле контроль эшләр һәм тестларга килгәндә дә ике яки берничә телле балалар бер теллеләргә караганда уңышлырак башкара дип табылган. Алай гына да түгел, күптеллеләрнең уку дәрәҗәсе дә югарырак дип бәяләнгән. Тикшеренү барышындагы бер мәктәптә күптелле укучылар төркеме уку буенча тесттан бер сыйныфка югарырак дәрәҗәдә өстен нәтиҗәләр күрсәткән.

Күптөрлелек һәм интеграция – болары шулай ук социологик яктан да отышлы санала, чөнки башка телдә сөйләшеп, башка мәдәниятне тану, аны тел аша аңлау әһәмиятле. Бу процесс балаларда үзгә рәвештә уза. Балалар телне өйрәнгәндә баш миенең ике ягын да куллана. Һәр телдә яңа сүз өйрәнгәндә аларны хис-кичерешләр буларак та отып калдыралар. Олылар башка тел өйрәнгәндә инде әзер концепцияләрне алып (белгән телдән яки туган телдән) шуларга башка телдә ничек әйтелгәнен, "ябыштыргычны" гына ябыштырып куялар. Бу мантыйк нигезендә эшләнә. Балалар чит телдә сөйләшкәндә һәр телдә хисле, кичерешле итеп сөйләшә, чөнки һәр телдә дә сүзләрне яңа концепция кебек кабул итәләр. Татар белән аралашканда татар кебек хис итеп, инглиз белән инглизчә – инглиз кебек хис итеп сөйләшә. Аларның күптөрлелек, интеграция аңлаешы да башкача килеп чыга.

Берничә тел белү акыл зәгыйфьләнүенә каршы профилактика

Тагын нинди өстенлекләр? Яшь бару белән баш миенең төзелеше үзгәрешләр кичерә. Берничә тел белү акыл зәгыйфьләнүенә каршы профилактика. Тикшеренү кысаларында Канадада Альцһаймер авыруы белән чирләгән олы кешеләрне өйрәнгәннән соң, араларында ике телдә сөйләшүчеләрнең озаграк һәм сыйфатлырак яшәве ачыкланган.

Әлбәттә, фән бер урында таптанмый, яңа тикшеренүләр дәвам итә һәм тагын яңа ачышлар ясалыр. Шулай да, әлегә югарыда әйтеп узганнарны киртләп кую зыянлы булмас. Балаларыбыз белән татарча сөйләшәбез, бакчада тәрбия инглизчә бара. Казанга кайтканда, урысчага да "өйрәнеп" килә. Теле буталчык түгел, җөмләләрне тулы итеп әйтә, фикерен белдерә. Дөрес, белмәгән сүзләре була, аларны белгән теленнән алып татарча ничек була дип сорый. Беркайчан да "бу телдә сөйләшмим, нигә кирәк ул?" дигәне юк. Яңа кеше белән танышкач, аның башта нинди телдә сөйләшкәнен тыңлап тора. "Кайсы телдә сөйләшә?" дип сорагач, "Люси телендә" яки "синең кебек телдә" ди. Телләрне кешеләр белән ассоциацияли. Димәк, билгеле бер телне белсен дисәң, шул телдә генә кемнеңдер сөйләшүе зарур. Берничә очракта минем аңлаганны белеп башка телгә күчеп карады. Җавап реакциясе булмагач, "татарча бу сүз ничек була" дип сорый башлады.

Телләрне белик, үзебезне баетыйк!

Лилия Исхакова
лингвист, ике бала әнисе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG