Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгиз Баймөхәммәтов: "Кеше укый торган әсәрләр язарга кирәк"


Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

Соңгы елларда татар әдәбиятында "Зифа Кадыйрова феномены" дигән күренеш хасил булды. Башкорт әдәбиятында да андый язучы бар. Ул – Айгиз Баймөхәммәтов.

Айгиз Баймөхәммәтовның китаплары төрле телләргә тәрҗемә ителә, спектакльләре төрле республика сәхнәләрендә куела. Ул соңгы елларда укучылар арасында иң популяр авторларның берсенә әйләнде. Айгиз бүген Башкортстанда беркайда да эшләми, әдәбият белән генә тамак туйдыра алучы бердәнбер язучы. Узган ел ахырында ул 30 яшен билгеләде. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында узган ул чарада төрле төбәктән килгән язучылар катнашты. 30 яшьлек юбилейларның болай зурлап уздырылганы юк иде. Азатлык аның белән әңгәмә корды.

— Айгиз, сүзне тормыш юлыңнан башлыйк әле.

Без җиде бала, мин – алтынчысы. Әнием кырык яшендә үлеп китте. Өч елдан соң әтием дә үлде. Балалар йортына эләктек

— "Калдырма мине, әнкәй!" повестен укыган кешеләр тормыш юлымны яхшы белергә тиеш. Шулай да кыскача гына әйтеп китәм. Белорет районының Абзак авылында күпбалалы гаиләдә үстем. Без җиде бала, мин – алтынчысы. Яман шеш авыруыннан әнием кырык яшендә үлеп китте, без әти кулында торып калдык. Өч елдан соң әтием дә яман шештән үлде. Шуннан без балалар йортына эләктек. Балалар йортыннан соң Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Аннан соңгы тормышым билгеле инде.

— Иҗатка килү ничек булды?

— Университетта бишенче курста укып йөргәндә "Башкортостан" газетының әдәбият һәм мәдәният бүлегендә эшли башладым. 8 март бәйрәме алдыннан миңа күренекле хатын-кызлар турында мәкалә язарга куштылар. Мин әниемне, аның дөньядан киткән мизгелләрен искә төшердем. Төнлә йоклый алмый ятканда "Калдырма мине, әнкәй!" дигән язмам туды. Анда малайның төшендә үлгән әнисе белән сөйләшүе хакында сүз бара. Газетта басылып чыкканнан соң дәвамын сорап бик күп хатлар килде. Шалтыратучылар да булды. Шуннан башын һәм дәвамын яздым. Шулай, тормыш юлым турында китап туды. Ул әсәрем тормыш чынбарлыгына корылса да, гомумиләштерергә дә туры киде. Башка балалар йортларында булган хәлләр дә сурәтләнде.

— Күпме китабың чыкты?

— Дөнья күргән әсәрләрем – "Калдырма мине, әнкәй!", "Урам балалар" повестьлары, "Әкиятсез балача" дигән хикәяләр циклы, "Кызык бу тормыш..." дигән мәзәкләр җыентыгы. Гомумән, төрле телләрдә ун китабым: башкортча – дүрт, урыс телендә – өч, татар телендә – ике һәм казакъча китабым чыкты. Якын араларда тагын ике китабым басылырга тиеш: чуашча, казакъча. Шушы көннәрдә генә "Алдакчы" дигән повесть язып бетердем.

Айгиз Баймөхәммәтов китаплары
Айгиз Баймөхәммәтов китаплары

— Сәхнә әсәрләрең кайларда уйнала?

— "Калдырма мин, әнкәй!" повестем нигезендә спектакльләр куелды. Ләкин махсус пьеса язганым булмады. 2016 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында "Хыялга каршы" спектакле итеп сәхнәләштерелде. Инсценировка авторы – Әнгизә Ишбулдина, режиссеры – Илсур Казакбаев. Әйтергә кирәк, бу сәхнә әсәре бик уңышлы килеп чыкты. Русиянең бик күп шәһәрләрендә гастрольләр үтте, ике тапкыр Мәскәү сәхнәсендә уйнадылар. Соңыннан урысчага тәрҗемәдә телеспектакль булып "Театр" каналыннан берничә тапкыр күрсәтелде. "Хыялга карш" спектакле өчен театрның биш кешедән торган ижат төркеме Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясенә дә лаек булды.

Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

Улан-Удэ шәһәрендә гастрольдә булганда башкорт театрының бу спектаклен бик ошаттылар. Соңыннан режиссер Илсур Казакбаевны чакыртып, шушы ук әсәрне Х.Намсараев исемендәге Бурят дәүләт академия драма театрында куйдылар. Бурятча ул "Әти һәм әнинең умырзаясы" дип атала. Бурятларда да уңышлы бара, аның белән Ерак Көнчыгыш төбәкләренә дә гастрольгә чыгып йөриләр.

Әле Казакъстанга барырга җыенам. Күкчәтау шәһәренең яшьләр театры "Калдырма мине, әни!" әсәре нигезендә спектакль куя. Шунысы кызык, яңа ачылачак театрның бу иң беренче сәхнә әсәре булачак.

Гомумән, мин театрны бик яратам. Кайбер спектакльләрне бишәр тапкыр караганым бар. Киләчәктә үземнең дә пьеса язып карасым килә. Кызыклы идеяләр дә бар. Әмма моның өчен ниндидер эчке әзерлек кирәк, сәхнәне яхшы тоемлау мөһим.

— Син беркайда да эшләмисең дип беләм. Ничек җан асрыйсың?

— Бүгенге көндә мин бары тик язучылык белән генә яшим. Редакциядән киткәнемә – ике ел. Ижат – минем иң төп эшем дип әйтергә була. Шулай дисәм, күпләр аптырый. Иҗат белән генә тамак туйдырып буламыни, диләр. Була, әлбәттә. Моның сәбәбе бик гади: бары тик кеше укый торган әсәрләр язарга кирәк. Заманга яраклаша белү дә бик мөһим. Анысы инде үзе бер тема.

Язучылык минем өчен күңел таләбе. Язмый булдыра алмыйм. Кайчакта башыңда берәр идея озак кына йөри, җайлап "пешә" инде. Вакыты җиткәч, шуны язмасаң, тынычлыгың югала, үзеңне начар хис итә башлыйсың. Болай гына аңлатып булмый ул халәтне. Икенчедән, иҗатка эш кебек карыйсың. Әгәр синең матди хәлең шуңа бәйле икән, язмыйча да булмый.

— Иҗатыңа караганда, китап чыгару бик җиңел кебек?

Минем китапларны бик теләп басалар, укыйлар, алар керем китерә

— Минем китапларны бик теләп басалар, укыйлар, алар керем китерә. Яшь авторларга, билгеле, китап чыгару авырга төшә. Беренче тапкыр басылучы авторның китапларын сатып алмаулары, аларның макулатурага әйләнүе бар. Дөрес, Башкортстанда дәүләт финанслаган "Китап" нәшрияты бар. Анда "Яшьләр тавышы" сериясендә төрле милләт вәкилләре үзләренең беренче китабын нәшер итә ала. Ләкин башта Язучылар берлегендә тикшерелергә тиеш. Мин дә шул юл аша уздым. Беренче китабың сатылса, калганнарын чыгару җиңелгә төшә.

Китабыңны чыгарганчы укучы турында уйларга кирәк. Ул аның өчен кызыклы һәм фәһемле булырга тиеш.

— Син үз акчаңа китап чыгарудан тыш, төрле сәфәрләргә йөрергә дә мөмкинлек табасың.

— Республикадан чит төбәкләргә йөрүемне исәпләп караган идем, бер елда километраж буенча җир шарын урап чыкканмын икән. Мәсәлән, узган ел берничә тапкыр Казакъстанда, Кыргызстанда, Бурятия, Татарстан республикаларында булдым. Мәскәүгә, Петербурга бару гадәткә әйләнгән. Чит илләргә һәм өлкәләргә барганда юл хакын, башка чыгымнарны һәрвакыт чакырган як үзе түли.

Айгиз Баймөхәммәтов Казакъстан укучылары арасында
Айгиз Баймөхәммәтов Казакъстан укучылары арасында

— Чит төбәкләрдә үзеңне ничек тотасың?

— Ифрат зур җаваплылык ул. Синең үзеңне ничек тотуыңа карап халкыңа бәя бирәләр бит. Шуңа, чыгыш ясарга әзерлек белән бер үк вакытта, киемеңә дә ныклы игътибар бирергә кирәк. Түфлиеңне тазартасың, костюмыңны үтүклисең, берничә күлмәк аласың. Ягъни, хәлдән килгәнчә ыспай, матур күренергә тырышасың. Шулай ук, әлбәттә, һәр сүзеңне үлчәп сөйләү, тәртип саклау зарур. Хәтеремдә, бервакыт Төркиягә барганда башка милләттән булган абый көне-төне эчеп йөрде. Аңа карап күпләр бу халык эчкече икән дип уйлады. Әйе, чит җирдә син – милләтеңнең йөзе, илчесе. Шушы бурычыңны намус белән үтәргә, халкың ышанычын акларга кирәк.

— Милли әдәбиятның киләчәген ничек күзаллыйсың?

— Әле безнең милләт барда, әлбәттә, әдәбиятыбыз яшәячәк. Шул әдәбиятны яшәтүче дә, гомерле итүче дә – шул телдә сөйләшкән халык. Гомумән, әдәбият тере организм кебек, үзгәрә. Бер елны Астанада Евразия язучылары форумында Русия делегациясе составында булган идем. Анда бу хакта бик кызыклы сөйләшүләр, фикер алышулар узды.

Әсәрдә "су" әзрәк булып, вакыйгалар өзлексез динамикада үсәргә тиеш. Чөнки мәгълүмат заманы

Минем күзәтүләргә караганда, хәзер әсәрләрнең күләме дә үзгәрә. Мәсәлән, хәзерге романнар совет чорындагыларга караганда кыскарак, анда озын-озак тасвирлауларга урын юк. Әгәр совет заманында автор ике бит буена таң атуын сурәтләгән икән, бүген андый әсәрләрне кеше укымый. Чөнки мәгълүмат заманы, кешенең вакыты юк. Шуңа әсәрләрдә "су" әзрәк булып, вакыйгалар өзлексез динамикада үсәргә тиеш.

Темага килгәндә, милли чикләнү әдәбиятыбызның үсешенә комачаулый дип уйлыйм. Бәлки бу сүзләрем өчен мине тәнкыйтьләрләр, әмма чынбарлык шулай. Уйлап карагыз, ниндидер халыкның сугыштагы каһарманлыгы бүтән кешеләргә кызыкмы? Димәк, ул әсәрне бүтәннәр укымаячак дигән сүз. Гомум кешелекне кызыксындырган хәл-вакыйгалар, күренешләр әсәрне укымлы, универсаль итә.

Милли әдәбиятның киләчәге турында уйланганда шундый фикер туа: төрки халыклар өчен гомум әдәбият булсын иде. Язучылар да, аларның әсәрләре дә шул барлык халыкларга уртак булса... Яхшы бит. Беренчедән, конкуренция арта. Ул чакта иң-иңнәр генә өскә калкып чыга. Шул чакта дөньяга үз халкыңның әдәбиятын күрсәтү мөмкинлеге дә җиңеләя. Бәлки киләчәктә шулай булыр да.

Синең әсәрләрне күбрәк элекке союздаш илләрдә чыгаралар һәм укыйлар. Ә Мәскәүгә юл ярып карамадыңмы?

Мәскәүне үги ана кебек тоя башладым. Безне Истанбулда якынрак күрәләр

— Дөресен әйткәндә, Мәскәүне үги ана кебек тоя башладым. Безне, милли республикалардагы язучыларны Истанбулда якынрак күрәләр, чакырып торалар. Русия төбәкләрендәге милли язучылар белән, гадәттә, чит илләрдә генә очрашабыз.

Табадан төшкән яңа китабы татар телендә
Табадан төшкән яңа китабы татар телендә

Үги дигәннән, бер факт кына китерәм. Русиядә яшь язучыларны таныту, яңа исемнәр ачу җәһәтеннән "Дебют", "Лицей" кебек бик абруйлы бәйгеләр уза. Әмма бер шарт бар: бәйгегә урыс телендә генә язылган әсәрләр кабул ителә, тәрҗемәләр ярамый. Ягъни, урыс телендә язмаган авторга анда урын юк! Шуңа да безнең өчен Мәскәүдә ишекләр ябык. Әгәр совет чорында шундый шарт куелса, Мостайны, Гамзатовны, Айтматовны урыс укучылары белмәс иде.

Шулай да бу хәл яхшыга үзгәрер дип өметләнәм. Русия президенты Путин белән әдәбиятка багышланган утырышта шушы проблем хакында ачынып сөйләделәр. Милли республикалардан язучылар безнең игътибардан читтә калды. Шул вакытта чит илләр аларны тарталар. Ә алар бит безнең ил мәнфәгатендә эшләргә тиеш, дигән фикер яңгырады.

— Русиядә башкорт булу кыенмы?

— Бик катлаулы сорау. Кәефемә карап бу сорауга төрлечә җавап бирергә була. Әлбәттә, башкортча сөйләшкән өчен беркем дә авызыма сукмый. Телне куллану-кулланмау үзебезнең ихтыярда. Икенче яктан, асаба халыкларның теле дәүләт тарафыннан якланырга тиеш.

Гомумән, дөньяда бөтен нәрсә дә үзгәреп тора. Бу – табигый күренеш. XXI гасыр Русиядәге күп халыклар өчен зур сынау чоры. Әгәр башкортлар да, татарлар да шушы сынауны үтеп, глобальләшү шартларында үз телен, милли асылын саклап кала алса, димәк, киләчәгебез якты булачак.

XS
SM
MD
LG