Accessibility links

"Азатлык" активисты Батырхан Әгъзамовка яңа эш ачканнар


Батырхан Әгъзамов
Батырхан Әгъзамов

Узган ел активистка дүрт административ эш ачылып, ул барлыгы өч атна сак астында үткәргән иде.

"Азатлык" татар яшьләр берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка административ хокук бозулар кодексының 20.3.1нче (нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешене кимсетү) мадддәсе нигезендә эш ачылган. Бу хакта аңа Казанның Киров районы прокуратурасына чакыртып әйткәннәр. Бу турыда активист Азатлыкка үзе хәбәр итте.

Активист бу яңа эш ачылуны үзенең милли хәрәкәттә катнашуы белән бәйләп аңлата. "Минем кебек үз карашлы кешеләр Русия һәм безнең республика хакимиятләренә һәм махсус хезмәтләренә кирәк түгел, чөнки якын киләчәктә Татарстан башка төбәкләр белән берләштерү аркасында юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә минем кебек кешеләргә каршы төрлечә басым ясау чаралары кулланыла" ди Әгъзамов.

Активист сүзләренчә, узган ел аңа карата дүрт административ эш ачылган, ул барлыгы өч атна сак астында үткәргән. "Тик алар юкка тырыша, мин үз халкым өчен көрәштән чигенмәячәкмен" ди ул.

Активист сүзләренчә, аңа гаепләү белдерелгән материаллар берсе дә экстремистик түгел, "моны һәркем минем социаль челтәрдәге битемә кереп карый ала, минем милләтара нәфрәт яки дошманлык уяту ниятем юк" ди ул.

Узган елның ноябрендә Казанның Киров районы мәхкәмәсе Батырхан Әгъзамовны Вконтактедагы төркемдә кельт хачы сурәте элеп, наци тамгасын пропагандалауда гаепләп биш тәүлеккә административ сак астына алу карары чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG