Accessibility links

Вконтактедагы посты өчен активист Батырхан Әгъзамовны биш тәүлеккә сак астына алдылар


Батырхан Әгъзамов
Батырхан Әгъзамов

"Азатлык" берлеге активистлары әлеге карар белән килешми, Батырханның гаебе дәлилләнмәгән дип белдерә.

"Азатлык" татар яшьләр берлеге активисты Батырхан Әгъзамов Вконтактедагы төркемдә кельт хачы сурәте элеп, наци тамгасын пропагандалауда гаепләнеп хөкем ителде. Казанның Киров районы мәхкәмәсе Әгъзамовны биш тәүлеккә административ сак астына алу карары чыгарды.

Карарда язылганча, активист 24 октябрьдә үзенең Вконтактедагы сәхифәсеннән "Антимосковская коалиция" төркемендә кельт хачы төшерелгән байрак сурәте урнаштырган. 2018 елның 29 октябрендә уздырылган тикшерү бу рәсем Икенче дөнья сугышында Вермахт тарафыннан кулланылган наци тамгасын сурәтли дигән нәтиҗәгә килгән.

Әгъзамов үзе элегрәк сөйләвенчә, кельт хачы төшерелгән әлеге сурәт демотиватор булган. "Әлеге төркемдә ул минем сәхифәдән урнаштырылса да, мин төркемнең администраторы түгел", дигән иде активист.

Ул бу сурәт наци тамгасын пропагандаламый, ә киресенчә, фашизмга каршы дип саный. Демотиваторда урыс неонациларының өч фотосы урнаштырылган, өстәрәк "Русия - ул синең илеңдә ел саен такыр башлы кешеләр маршлары узганда, ә русияләр фашизмда АКШ һәм Украинаны гаепләгәндә" дип язылган.

Активистның иҗтиманый яклаучысы Наил Нәбиуллин әлеге карар белән килешмибез, Батырханның гаебе дәлилләнмәгән дип белдерде Азатлыкка. Аның сүзләренчә, Әгъзамов әлеге төркемнең әгъзасы булып тормый, администраторы түгел. Активистлар Киров районы мәхкәмәсе карарын Югары мәхкәмәдә шикаять итәргә җыена.

Батырхан Әгъзамов наци тамгасын демонстрацияләү өчен бер тапкыр хөкем ителгән иде инде. Март аенда моның өчен ул 5 тәүлек административ сак астында булды.

Гыйнварда Вконтакте сәхифәсенә урнаштырылган пост өчен Әгъзәмовка административ эш ачылды. Постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, уңда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.

Әгъзәмов бу хакта "Бу минем татар яшьләре берлегендәге эшчәнлегем, татарларның милли хокукларын яклавым өчен ачылган эш дип саныйм", дип белдерде. "Әлеге фотоларның нацизмны пропагандалау өчен түгел, Украинага каршы сугышка мөнәсәбәтемне күрсәтер өчен урнаштырылуын сөйләдем. Бу сурәт, киресенчә, нацизмны һәм аның идеяләрен тәнкыйть итә", дигән иде Әгъзәмов.

XS
SM
MD
LG