Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган журналист Венера Ихсанова вафат


Венера Ихсанова (1933-2019)
Венера Ихсанова (1933-2019)

16 февраль 85 яшендә танылган журналист Венера Ихсанова вафат булды. Бу хакта шагыйрь Роберт Миңнуллин Инстаграм битендә хәбәр итте.

Венера Ихсанова озак еллар "Яшь ленинчы" (1960-1977) һәм "Азат хатын" (1977-1988) журналларның баш мөхәррире булып эшләде.

"Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, 1941 елда "Яшь ленинчы" газеты чыгудан туктап торган. Анда эшләгән язучы-журналистлар фронтка киткән. Сугыш бетеп күпмедер вакыттан соң, 1961 елда Венера Ихсанова балалар газетын яңадан торгызган. Аның чоры – сугыштан соңгы балалар дөньясы, совет чоры белән бәйле язмалар басылган. Газетада рәсемнәр, фотолар, инфографика арткан. Башка газетлардан аермалы буларак, язмалардагы баш исемнәрне аерым рәссамнәр буяп, матурлап чыгарган" дип сөйләгән иде Азатлыкка бу басманың элекке баш мөхәррире Айдар Гыймадиев.

"Яшь ленинчы" газеты 1991 елда "Сабантуй" газеты, 2014 елда айлык журнал итеп үзгәртелә.

Венера Ихсанова 1933 елның 25 августында Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында туган.

1974 елда ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме алган.

XS
SM
MD
LG