Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көчле җил сәбәпле Татарстанның 37 авылы утсыз калган


Дүшәмбе кич чыккан көчле буран Татарстанда 15 меңләп кешене утсыз калдырды. Ютазы һәм Бөгелмә районнарында электр тәэминәте әле дә торгызылмады.

18 февраль кич Татарстанда көчле җил чыгу һәм кар яву сәбәпле, республиканың 11 районындагы 37 авылында электр тәэминәте өзелде. Лаеш, Менделеевски, Аксубай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Ютазы, Түбән Кама районнарында яшәүче 15 меңләп кеше утсыз калды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иртәнгә күпчелек районнарда электр тәэминәте торгызылган. Әлегә Ютазы һәм Бөгелмә районнарында төзәтү эшләре бара.

Татарстанда көчле буран дүшәмбе кичкә таба чыкты. Күз күреме начар булу сәбәпле, ЮХИДИ шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары өчен М7, Казан-Буа-Ульян, Казан-Оренбур юлларын 19 февраль иртәсенә кадәр ябып торды.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG