Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы хәрбиләргә гаджетлар куллану һәм мәгълүмат таратуны тыйды


Яңа канун хәрбиләргә интернетка чыга алучы җиһазлар куллануны һәм матбугат чараларында, интернетта хезмәтләре турында сөйләүне тыя.

Русия думасы хәрбиләргә үзләренең хезмәте турында медиада сөйләүне яки интернетка урнаштыруны тыючы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Бу хакта парламентның түбән пулаты сайтында хәбәр ителә.

Хәрбиләргә шулай ук хезмәттәшләре, шул исәптән, гаскәрдән китүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары турында мәгълүмат бирү дә тыела. Моннан тыш, канун өлгесе гаскәргә яки хәрби җыеннарга чакырылучыларга смартфон, планшет, навигатор һәм башка шундый мәгълүмат яздыра, саклый һәм интернетка чыга ала торган җиһазлар куллануны тыя.

Әлеге төзәтмәләрне думага Русия хөкүмәте керткән иде. Канун өлгесе авторлары хәрбиләрдән чыккан мәгълүмат башка илләрнең махсус хезмәтләренә һәм террорчыларга кызык булырга мөмкин дип саный.

Моңа кадәр Русия саклану министрлыгы хәрбиләргә интернетта үз-үзләрен тотуда киңәшләр чыгарды һәм социаль челтәрләр кулланудан баш тартырга тәкъдим иткән иде. Киләчәктә әлеге киңәшләрне махсус канунга кертәчәкләр дип тә белдерелде.

XS
SM
MD
LG