Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп АКШ галәм гаскәрләре төзү турында фәрман имзалады


Дональд Трамп галәм гаскәрләре төзү турындагы фәрманны имзалый
Дональд Трамп галәм гаскәрләре төзү турындагы фәрманны имзалый

Галәм гаскәрләре галәмдә дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм агрессиягә каршы тору өчен төзеләчәк диелә.

Президент Дональд Трамп АКШ кораллы көчләренең яңа төрен булдыру турында фәрман имзалады. Галәмдә дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм агрессиягә каршы тору өчен АКШның галәм гаскәрләре төзеләчәк.

Узган атна чыккан хәрби күзләү агентлыгы хисабында АКШның ихтимал дошманы дип Русия һәм Кытай аталды. Мәскәү һәм Пекин Америкага галәмдә каршы тору өчен төрле чаралар күрә дип белдерелде. Аерым алганда, "кораллы иярченнәр, энергетик корал һәм күзәтү челтәрләре төзелә" диелде.

Пентагонның ике вәкиле "Америка авазына" сөйләвенчә, галәм гаскәрләре төзү турындагы канун өлгесе Конгресска киләсе дүшәмбе кертеләчәк. Кораллы көчләрнең яңа төрен төзү өчен беренче биш елда 73 миллион доллар бүленер дип фаразлана.

Галәм гаскәрләре булдыру турында Трамп былтыр март аенда ук әйткән иде. Ул әлеге максатлардан финанслауны арттырырга вәгъдә итте. Американы яклау өчен галәмдә беренче булырга кирәк, диде Трамп.

XS
SM
MD
LG