Русия хәрби күзләү хезмәтенең элеккке агенты Сергей Скрипальнең әнисе полициягә мөрәҗәгать итеп, улын һәм оныгы Юлия Скрипальне югалган дип тануны сораган. Сергей Скрипальнең туганы Виктория Интерфакска сөйләвенчә, әгәр аларны югалган дип танысалар, әнисенә фатир, машина һәм эт мирас булып калачак.
Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия 2018 елның мартында Солсберида "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланды. Алар һөҗүмнән соң исән калды. Шул вакыттан бирле Сергей Скрипаль күренмәде, ә Юлия бары видеомөрәҗәгать кенә яздырды. Британ хакимияте һөҗүм өчен Русиянең хәрби күзләү идарәсен гаепли һәм фәрманны Русиянең сәяси җитәкчелеге биргән дип фаразлый. Мәскәү агулауга катышын кире кага.
The Telegraph язуынча, Скрипальләр Англиянең көньягында яши. Аларны табиблар һәм махсус хезмәтләр сакласа да, ата белән кызының хәрәкәтләнүләре чикләнмәгән диелә. Узган җәйдә алар янына Русиядән кунаклар да килгән дип белдерелә.
Күптән түгел The Sunday Times Сергей Скрипальнең хәле начараеп киткән дип язды.