Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремизмга каршы тору үзәге Вконтактеда татарларны мыскыл итү очрагын тикшерәчәк


Вконтактеда "За единое образовательное пространство в России" паблигы
Вконтактеда "За единое образовательное пространство в России" паблигы

Вконтактедагы пабликны тикшерүне сорап Чаллы активисты Алмаз Имамов ФСБга мөрәҗәгать иткән иде.

Чаллыдан Алмаз Имамовның Вконтактеда "За единое образовательное пространство в России" паблигында катнашучыларны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап язылган мөрәҗәгатеннән соң Татарстанда экстремизмга каршы тору үзәге тикшерү уздырачак. Бу хакта активистка Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсеннән хәбәр иткәннәр.

Берничә атна элек активист Имамов Вконтакте челтәрендәге "За единое образовательное пространство в России" төркеменә керүчеләрне татарларны мыскыл иткән язулар өчен җинаять җаваплылыгына тартуны сорап ФСБга мөрәҗәгать иткән иде.

Имамов сүзләренчә, анда язучылар "Русия һәм Татарстанда урыс һәм татар телләрен тигез куллану турында канунны үтәүне таләп иткән өчен татарларга карата көч куллануга чакырганнар". Активист үз мөрәҗәгатенә Вконтактедагы әлеге сүзләрне дә беркеткән.

"Бу биттә татарларны дискриминацияләүне һәм урыс милләтеннән булган кешеләрне хезмәтләндерүгә өстенлек булдырылуны җинаятькә тиңләгән өчен татарны рухи авырулар хастаханәсенә ябарга чакыралар. Комментарлар эчтәлегенә караганда, аларны язучылар көч куллануга чакыра", дигән Имамов үз мөрәҗәгатендә.

XS
SM
MD
LG