Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин мөрәҗәгатенең күп өлеше социаль проблемнарга багышланды


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты еллык юлламасында гаиләләргә ярдәм итү, фәкыйрьлеккә, яман шешкә каршы көрәш турында сөйләде, шулай ук Кушма Штатлар белән мөнәсәбәтләргә һәм Русиянең кораллануына тукталды.

Русия президенты Владимир Путин 20 февральдә Федераль җыенга еллык юллама белән чыгыш ясады. Чыгышының күп өлеше социаль проблемнарга багышланды. Путин Русия ватандашлары быел ук "яхшыга үзгәрешләрне тоячак" дип вәгъдә бирде. Президент сүзләренчә, илдә күп кенә акча җыелган, алар дәүләт проектларына тотылачак. Путин әлеге акчаларны Русия ватандашлары эшләде дип искәртте.

Иң төп мәсьәләләр буларак президент гаиләләргә ярдәм итү һәм балалар тууын арттыруны атады. Күп балалы гаиләләргә яңа ташламалар тәкъдим ителде, аерым алганда, ипотека кредитларының күпмедер өлешен каплау карала.

Путин шулай ук фәкыйрьлеккә каршы көрәшергә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсен үстерергә вәгъдә итте. Аерым алганда, 2021 елга бөтен авылларны медицина ярдәме күрсәтү пунктлары белән тәэмин итү, бөтен мәктәпләрне югары тизлекле интернетка тоташтыру һәм мәктәпләргә канализация кертү аталды. Яман шеш авыруларына каршы көрәшкә Путин триллион сум бүләргә вәгъдә бирде.

Путин шулай ук чүп реформасына да кагылды һәм аның үтәлешен Гомумрусия халык фронты активистларына күзәтергә кушты.

Русия президенты сүзләренчә, фәкыйрьлеккә каршы көрәшү өчен икътисад үсеше кирәк, ә аның өчен эшлекле һәм инвестицион климатның яхшыруы зарур. Сак астына алынган Майкл Калви эшен ул телгә алмады.

Путин тышкы сәясәт һәм кораллану мәсьәләләренә дә тукталды, АКШның Русияне Урта һәм кече ераклыктагы ракетлар килешүен бозуда гаепләүләрен уйдырма дип атады. Путин сүзләренчә, АКШның беректәшләре бу мәсьәләдә Вашингтонны хуплап "мыркылдашалар".

Русия гаскәрләрен коралландыру турында сөйләп, президент тиздән "Сармат" кыйтгаара ракетлары, "Авангард" комплексы, "Пересвет" лазер комплексы һәм "Посейдон" диңгез комплексы гаскәрләрдә сафка басачак диде. Ул шулай ук "Циркон" дип аталган, бик зур тизлектә очучы яңа ракет ясалуын да игълан итте.

Путин Беларус, Кытай, Һиндстан, Япония һәм Көньяк-Көнчыгыш илләре белән элемтәләрне үстерү мөһимлеге турында сөйләде. Ул шулай ук Европа берлеге илләре белән мөнәсәбәтләрне көйләүгә өмет белдерде.

Юлламада Русия президенты Украина һәм Сүриягә тукталмады.

XS
SM
MD
LG