Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле башкорт артисты Гөлли Мөбәрәкова вафат


Күренекле башкорт артисты Гөлли Мөбәрәкова вафат
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Гөлли Мөбәрәкова (1936-2019)

СССРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкова 82 яшендә вафат булды. Аның белән хушлашу мөрәсиме 22 февраль узачак.

СССР һәм РСФСРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкова үлеме турында "Башинформ" хәбәр итә. Башкорстан мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, аның белән хушлашу җомга көнне оештырылачак.

Гөлли Мөбәрәкова — башкорт актрисасы, режиссер, педагог, З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры. Ул К.Станиславский исемендәге театраль, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Салават Юлаев, Халыклар дуслыгы орденнары иясе.

Гөлли Мөбәрәкова 1936 елның 9 сентябрендә Уфада СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков белән РСФСРның халык артисты, драматург, шагыйрь Рәгыйдә Янбулатова гаиләсендә туа. 1959 елда А.Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театраль техникум тәмамлый. Шул ук елны М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрында эшли башлый. Башкорт сәхнәсендә төп рольләрне башкара.

XS
SM
MD
LG