Күренекле башкорт артисты Гөлли Мөбәрәкова вафат
Уфада 82 яшендә күренекле башкорт артисты Гөлли Мөбәрәкова вафат булды. Башкортстан мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, аның белән хушлашу 22 февраль узачак. Гөлли Мөбәрәкова 1936 елның 9 сентябрендә Уфада СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков белән РСФСРның халык артисты, драматург, шагыйрь Рәгыйдә Янбулатова гаиләсендә туа. 1959 елда А.Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театраль техникум тәмамлый. Шул ук елны М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрында эшли башлый. Башкорт сәхнәсендә төп рольләрне башкара.
мультимедиа
-
май 21, 2026Татарстанда сәяси ачлыкка 35 ел
-
май 16, 2026Берлинда җырчы Defne концерты узды
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә