Accessibility links

Татар активистлары Казан үзәгендә ялгыз пикетта милли университет ачуны таләп итте


Әнвәр Гомәров
Әнвәр Гомәров

Казанның өч урынында - Бауман урамындагы сәгать янында, КФУның Татарстан урамында урнашкан Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе бинасы янында һәм Ирек мәйданында милли хәрәкәт активистлары Туган тел көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты.

Татар активистлары Татарстан җитәкчелегеннән татар милли университетын ачуны, КФУда татар телендә белем бирү системын булдыруны, мәктәпләрдә дәүләт татар телен мотлак укытуны кайтаруны таләп итте. Өч ноктада барлыгы биш активист басып торды дип сөйләде Азатлыкка милли хәрәкәт вәкилләренең берсе Рәис Хәбиров. Пикетларны Бөтентатар иҗтимагый үзәге оештырды.

21 февраль ЮНЕСКО тарарфыннан Халыкара туган тел көне билгеләнә. Һәр елны бу көнне татар активистлары пикетлар, митинглар уздыра. Татар милли университеты булдыруны сорап милли хәрәкәт вәкилләре даими чыгыш ясап тора. Быел кулларына тотып торган плакатларның берсендә "Тукай телен, татар халкын саклап калу өчен татар милли университетын ачуны таләп итәбез" дип язылган иде.

Рәис Хәбиров
Рәис Хәбиров

Милли университет булдыру таләбе Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, туган һәм республика дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң кабат күтәрелде. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан җитәкчелегеннән үз югары уку йортын ачуны сорады. Узган ел Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогика институты торгызылачагын вәгъдә иткән иде.

Былтыр җәй Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов Азатлык соравына җавап биреп, 1 сентябрьдә милли институт оешачак дип белдерде. "Якын араларда яңа нигезләмә теркәләчәк (милли югары уку йорты нигезләмәсе - ред.). Аның ничек аталасы да шунда билгеле булачак. Анда журналистлар да, педагоглар да, мәдәният белгечләре дә әзерләнәчәк", дип белдерде ул вакытта Борһанов. Соңрак моның КФУ нигезендә башкарылачагы билгеле булды. КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде.​ Анда быел Татарстан дәүләт заказы белән 125 студент ​математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка белгечлекләренә һәм өстәмә белем алуга кабул ителгән. Алар татар телле белгечләр булып чыгачак диелә.

XS
SM
MD
LG