Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә Кавказ халыклары сөргене истәлегенә йөреш оештыручы тоткарланган


Грозныйда сөрген корбаннарына куелган һәйкәл

23 февраль - ингуш һәм чечен халкы өчен матәм көне. Ингушетия Сталин депортациясе көнен матәм чаралары белән уздыра. Чечняда исә бу көн рәсми рәвештә инде алтынчы ел билгеләнми. Быел сөргенгә сөрелүгә 75 ел.

Ингушетиядә Кавказ халыклары депортациясе истәлегенә марш оештыручы Урус Курскиев тоткарланган. Ул рөхсәт ителмәгән чара оештырырга тырышуда гаепле дип табылган. Назраньдагы мәхкәмә аны өч тәүлеккә сак астына алган. "Эхо Москвы" хәбәр итүенчә, Курскиев кичә Ингуш республикасының Экстремизмга каршы тору үзәгенә китерелгән һәм кичен мәхкәмә аны гаепләү карары чыгарган.

Кавказ халыклары депортациясе истәлеге маршы 22 февральдә узарга тиеш иде, әмма ул куәт оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан өзелә.

Чечняда депортация көне 23 февральдә рәсми рәвештә инде алтынчы ел билгеләнми. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров фикеренчә, чечен халкы тарихындагы мондый кайгылы көннәр Русиянең дәүләт бәйрәмнәре белән туры килмәскә тиеш.

Кадыров 23 февральдә уза торган Истәлек һәм кайгы көнен үзенең әтисе, Чечняның элекке президенты Әхмәт Кадыровның үлгән көненә – 10 майга күчерде. Моңа каршы булган "Кавказ халыклары ассамблеясы" президенты Руслан Кутаев 2014 елны наркотик саклауда гаепләнеп дүрт елга төрмәгә хөкем ителде.

1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнар Казакъстан һәм Үзәк Азиягә сөрелде. Аларны "фашист оккупантларына" ярдәм итүдә гаепләделәр. Сөргенгә озатылганнарның меңнәрчәсе юлда салкыннан һәм ачлыктан үлеп кала. Үзәк Азиягә килеп төшкәч тә аларның бернинди хокуклары булмый. Анда үткән елларны чечен һәм ингушлар коточкыч еллар буларак искә ала.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG