Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзмәшгульләр казнаның "алтын тавыгына" әверелергә мөмкин


2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгуль кешеләргә дә салым түләү кирәклеге турында канун кабул ителде. Әлегә бу төр салым режимы Русиянең дүрт төбәгендә: Татарстан, Мәскәү һәм Калуга белән Мәскәү өлкәләрендә сынау рәвешендә кертелсә дә, киләчәктә башка төбәкләргә да җәелдерелер дип фаразлана.

Салымны түләү бик җиңел оештырыла. Телефоныңа "Мой налог" дигән әсбабны урнаштырасың да, һәр айның 25нче көненә кадәр эшләнгән эшеңә хисап тапшырасың. Әле яңа гына эшли башлаганга, беренче хисапны тапшыру өчен 25 мартка кадәр өстәмә вакыт биргәннәр. Кыскасы, салым хезмәтенә барып йөрисе дә, гаризалар тутырып интегәсе дә юк. Физик затларга хезмәт күрсәтүдән 4 процент, ә юридик затлардан килгән акчадан 6 процент күләмендә салым алыначак.

Мондый салымны еллык кереме 2,4 млн (айга 200 мең) сумнан артмаганнар түли. Ягъни теркәлми генә эшләп алынган 100 сумлык "чумара"ның да 4 сумын дәүләткә тапшырырга кирәк була.

Салым әсбабы эшләнеп бетмәгән

Бер яктан караганда, бик җиңел кебек. Әмма телефон яки планшетка әсбабны урнаштыра башласаң, аның эшләнеп бетмәгәнлеге аңлашыла.

Әсбабны урнаштыра башласаң, аның эшләнеп бетмәгәнлеге аңлашыла

Мәсәлән, паспорт мәгълүматларын тутырганда "Мой налог" әсбабы паспорттагы фотосурәт белән охшашлыкны ачыкласын өчен селфи ясарга кирәк. 10-15 ел элек алынган паспорттагы фотосурәт белән хәзерге селфи чагышмаска да мөмкин. Йөзеңдәге миңеңне алдырдың, иренеңне зурайтып гиалурон тутырдың исә, яки аз гына тазарып киттең икән, бу әсбабны кулланып булмаячак. Мондый проблемга юлыгучылар бик күп. Хәтта ике ел элек кенә паспорт алганнар да фоторәсемнәр тәңгәл килми һәм әсбаб аларны "танырга" теләми дип зарлана.

Әсбаб урнаштырылган очракта да, аңа әлегә банк картасын теркәү мөмкин түгел. Төгәлрәк әйткәндә, керемеңне син үзең язып, үзең теләгән сумманы күрсәтеп тутырасың. Әсбабны ясаучылар киләчәктә картаны да теркәп булачагын әйтә, ләкин әлегә ул юк.

Юридик затларга хезмәт күрсәтеп булса да, алардан түләү кабул итеп булмый

Юридик затларга хезмәт күрсәтеп булса да, алардан түләү кабул итеп булмый, чөнки салым хезмәтенә исәпкә куелу турында белешмә юк. Әлеге белешмәдәге исәпкә куелу номерын язмыйча түләү узмый. Чеклар ясау, аларны җибәрү проблемнары да күп.

Әсбабтагы мәшгульлекләр исемлегендә кайбер һөнәр ияләре бөтенләй юк. Мәсәлән, тимерне эретеп ябыштыручылар. Бу хакта әсбабны урнаштырып караучылар үзләре үк хәбәр итә. "Без бар, ә әсбабта безнең хезмәт юк", дип яза алар әлеге әсбабка фикер калдырып.

Быел штрафлар булмаячак

Теркәлмәгән үзмәшгульләрне 2019 елда штрафка тарту булмаячак – Федераль салым хезмәте шулай дип белдерә. Ләкин киләчәктә бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтачаклары көн кебек ачык. Дәүләт казнасында акча юк, аны кайдан аласы ди.

Үзмәшгульләр канунында штрафлар турында төгәл язылган: керем турында вакытында хәбәр итмәгән яки хәбәр итү тәртибен бозган өчен керемнең 20 проценты күләмендә, ә бу кабатланса – 100 процентына кадәр күләмендә штраф салыначак. Штрафның минималь күләме күрсәтелмәгән.

Әлегә үзмәшгульләр салым түләргә атлыгып тормый. Канун сынала торган дүрт төбәктә "Мой налог" әсбабын телефонына 50 меңләп кенә кеше урнаштырган. Салым түләмичә, кызык өчен генә урнаштырып караучылар да байтак. Татарстанда исә ул систем аша бер меңләп кеше теркәлгән.

Бу санны арттыру өчен социаль челтәрләрдә, "Авито" кебек сайтларда үз игъланнарын урнаштыручыларга шалтыратып, сораштырып, тикшергән булып куркытыргамы, әллә кисәтергәме маташулар башланган инде. Тик бу шалтыратулар салым хезмәтеннән түгел ди эшмәкәрләр.

Татлы ризыклар пешереп сатучы, декрет ялындагы бер хатын (аларның берсе дә үз исемен атауны теләми) "Авито"да игълан элгәннән соң үзенә Икътисади җинаятьләр бүлегеннән шалтыратуларын әйтә.

"Авито"да игълан калдыруыма бер атна чамасы вакыт узган иде, бер кыз шалтыратты, сораштыра башлады

"Авито"да игълан калдыруыма бер атна чамасы вакыт узган иде, бер кыз шалтыратты, сораштыра башлады. Бераздан үзенең Икътисади җинаятьләр бүлегеннән булуын әйтте. Имеш, минем тортка кемдер шикаять белдергән икән. Үзем җитештерәмме, әллә башка берәүдән алып сатаммы дип сораштырды. Нинди ешлыкта пешереп сатуым белән кызыксынды. Шуннан салымнар турында сөйләргә тотынды. Моннан соң Татарстанда яшәүче үзмәшгульләрнең салым түләргә тиешлеге исемә төште. Башкалар игътибарлырак булсын иде", ди ул.

Федерация шурасының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты башлыгы Андрей Кутепов үзмәшгульләрне күләгәдән чыгару өчен аларга 140 мең сум акча бирергә кирәк дигән. Бу тәкъдим хөкүмәткә җибәрелгән инде, аны расларлармы, юкмы – билгесез.

Мондый тәҗрибә Карелиядә инде бар. Анда үзмәшгульлектән чыгып, шәхси эшмәкәр булып теркәлүчеләргә 200 мең сум күләмендә акча бирелә башлаган. Нәтиҗәдә, андыйлар саны 23 процентка арткан.

"Татарны күбрәк талыйлар"

Үзмәшгульләрнең чыгымнары исәпкә алынмый, сезгә күчкән барлык акчадан салым түләнә

Таксистлар үзмәшгульләр өчен булган бу яңалыкны аеруча өнәми. Бигрәк тә Яндекс.Такси хезмәтендә эшләүчеләр күсәкнең юан башы безгә туры килә дип зарлана. Аларга бу әсбабны кую мәҗбүри. Әмма таксистлар моны эшләргә теләми һәм моның аңлатмасы бик гади: "Мой налог" әсбабында салым тулаем күчерелгән суммадан алып калына. Ягъни, чыгымнар бөтенләй исәпләнми. Ә бит таксистка күчерелгән акча ул әле аның чиста кереме түгел. Таксистның чыгымнары да шактый зур. Ул заказларны табып бирүче операторга, машина арендасы өчен, ә үз машинасында йөрсә, детальләрне алыштыру өчен һәм иң мөһиме ягулыкка түләргә мәҗбүр. Бу хакта сораулар "Мой налог" әсбабын урнаштыру сәхифәсендә дә күп очрый. Русиянең Федераль салым хезмәте моңа болай дип җавап бирә: "Үзмәшгульләрнең чыгымнары исәпкә алынмый, сезгә күчкән барлык акчадан салым түләнә. Сез салым түләүнең башка системнарына күчә аласыз"

Бу хакта Азатлык Казан таксистларының берсе белән сөйләште.

Искәндәргә 24 яшь һәм ул, Казан арты районнарының берсеннән килеп, башкалада таксист булып эшли. Ул да исем-фамилиясен атамауны үтенде.

Ул бензин хакын гына арттыра бара, машинаны ике-өч елда җимерердәй юллар сала

"Элек үз бизнесым бар иде, утын сату белән шөгыльләндем. Хәзер бөтен техниканы сатып бетердем, чөнки эшләргә мөмкинлек калдырмадылар. Бөтен җирдән кысалар. Салым хезмәте бер кыса, юлда ЮХИДИ белән очрашсаң, тагын кысалар. Экологлар кыса, алар белән күпме очрашырга туры килде. Хәзер кичтән таксига чыгам да, төне буе эшлим. Бервакыт сүз чыкты: таксистлар да 4 процент салым түләргә тиеш икән диделәр. Нишләп дәүләткә түләргә тиеш әле мин аны? Ул миңа бушлай бензин яки машина детальләре бирәме? Пенсия түләячәкме? Ул бензин хакын гына арттыра бара, машинаны ике-өч елда җимерердәй юллар сала. Мин машина салымын түлим бит инде – шуңа рәхмәт әйтсеннәр! Әле анысын да нигә түләвемне аңламыйм: ул машина минем хәләл хезмәтем белән, салым түләп җыелган акчага алынган. Мин шул милкем өчен ник тагын салым түләргә тиеш соң? Русиядә машина салымы иң зур булган төбәк – Татарстан. Башкаларда пенсионерларга түләтмиләр дә икән әле, ә бездә хәтта алар да түли. Иң кыйммәтле фатир түләүләре дә – Татарстанда. Хәзер бер җирдә булмаган бу салымны да безгә керттеләр. Безнең юлларда булган кадәр видеокамералар башка беркайда юк! Монда татар булып тууыма үкенерлек итәләр, татар халкы баемасын диптер инде, безне талыйлар", дип сөйли Искәндәр.

Сөйләшеп тә тормыйлар

Үзмәшгуль буларак теркәлгән кешене табып булмасмы дип Азатлык Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге юлыннан китәргә булды һәм "Авито" сайтында игълан урнаштырган берничә кешегә шалтыратып карады. Үзмәшгульләр күп иде, әмма аларның берсе дә әлегә кадәр теркәлмәгән булуы ачыкланды. Күпчелек хәтта гади генә сорауларга да җавап бирүдән баш тартты.

Мәсәлән, 500 сумга гына маникюр, педикюр ясавы турында игълан куйган Гүзәл, салым турында ишеткәч үк: "Нинди салым турында сөйлисез? Ишеткәнем дә юк бу турыда. Җәйгә кадәр бөтенләй Русиядә булмыйм", диде. "Алайса нигә игъланыгыз бүген генә эленгән?", дигән сорауга җавап биреп тормады, телефонын өзде.

Шул ук сайтта табылган 25 яшьлек Екатерина да бары аноним шартларда гына сөйләшергә ризалашты. Ул каш буяу, макияж ясау, маникюр, педикюр белән шөгыльләнә.

Әгәр шуннан пенсия җыелса, түләр идем, ә болай бушка акча түгәргә теләмим

"Ул салымнар турында ишеттем, ләкин әлегә миңа тикшереп шалтыратканнары булмады. Мин аны нәрсә өчен түлисен аңламыйм. Әгәр шуннан пенсия җыелса, түләр идем, ә болай бушка акча түгәргә теләмим. Мин әле күптән түгел генә игъланнар биреп шушы эш белән шөгыльләнә башладым. Салым түләрлек акча эшләгәнем юк. Ике балам бар: берсенә – 4 яшь, икенчесенә – 4 ай. Ирем эшсез. Ничектер акча эшләргә кирәк бит. Параллель рәвештә рәсми эш урыны да эзлим. Яхшырак хезмәт хаклы эш таба алсам, баланы өйдә ирем карап торачак. Бу хәлдән башкача чыгу юлы күрмим", диде Екатерина.

Кукмара районында яшәүче, бәлешләр пешереп сатучы бер ханым исә үзенең инвалидлыгына басым ясады.

Бу – пенсия җитмәүдән ябышкан соңгы салам кисәге

"Нүжәли инвалид хатынга салым сорап килерләр инде? Бу оятсызлык булачак! Даруларга акчам җитсә, мин көне буе аш бүлмәсендә кайнашыр идемме? Бу – пенсия җитмәүдән ябышкан соңгы салам кисәге!", дип, сорау биргәнгә үк ачуланды.

Саба районында жалюзи ясаучы егет: "Бу миңа кирәкме соң? Бер жалюзидан 200 сум акча кала инде миңа, шуны да дәүләткә илтеп бириммени? Тузга язмаган нинди сүз бу?" диде.

Сез ничек уйлыйсыз?

Азатлык "Вконтакте" челтәрендә районнарның "Подслушано" төркемнәрендә "Мой налог" әсбабын теркәүдә ярдәм сораган игълан урнаштырып теркәлгән үзмәшгульләрне эзләп карарга булды. Нәтиҗәдә, "юк-бар белән башыңны катырма", "нигә паровоздан алга чабарга?", "һәрбер законны урап узуның канунлы юлы бар", "акчаң күп булса, түлә инде" кебек фикерләр укырга туры килде.

"Балтаси - Народные новости" сәхифәсендә әлеге канунның "ахмак" булуы турында аңлатып язылган фикер очрады.

Халыктан җайлы гына бюджетка акча җыю юлларын эзлиләр

"Моны контрольгә алу юлын таба алырлармы икән? Юктыр. Чөнки, шул ук шабашникларга ничә ел элек шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп эшләргә кушылган иде. Барыбер, ничек эшләгән булсалар – шулай эшләп йөриләр. Дөресен генә әйткәндә, "ахмак" канун. һаман да шул халыктан җайлы гына бюджетка акча җыю юлларын эзлиләр!" дип язды Саба районы төркеме администраторы.

Әтнәдән Айгөл Хәкимуллина "Мой налог" әсбабын куеп бирергә ярдәм итәчәген әйтте һәм моның өчен 400 сум акча сорады. Һәрхәлдә, бу әсбабны үзең куя алмасаң, Әтнәгә кадәр барып йөрисе юк. Аны теләсә кайсы салым хезмәтендә бушлай да куеп бирәчәкләр.

Социаль челтәрдән эзли торгач, Актаныш районы Байсар авылыннан үзмәшгуль буларак теркәлгән мөселман гаиләсе булуы ачыкланды. Алар тимер чүкеп капкалар, коймалар, төрле бизәк элементлар ясау белән шөгыльләнә икән.

Бу режимга күчү табышлырак, чөнки эшмәкәргә пенсия өчен дә 30 мең сумнан артык түләп бару мәҗбүри

"Без бу эш белән 2011 елдан бирле шөгыльләнәбез. Эшли башлагач та эшмәкәрләр буларак теркәлеп, канунлы эшләдек. Хәзер үзмәшгульләр өчен бу салым системы барлыкка килгәч, февраль башыннан шуңа күчтек. Бу режимга күчү табышлырак, чөнки эшмәкәргә пенсия өчен дә 30 мең сумнан артык түләп бару мәҗбүри. 2019 елдан касса аппараты алып эшләргә кирәк дигән канун да гамәлгә керде, ул аппарат үзе 30 мең сум тора", диде Миләүшә Ганеева ник бу адымга баруларын аңлатып.

Чынлап та, чыгымнар ягыннан караганда, шәхси эшмәкәрләр өчен үзмәшгульлек салымы күпкә уңайлырак булып чыга. Хәтта эшчеләрен эштән чыгарып, үзмәшгульлек итеп кенә теркәлеп эшләүчеләр дә булырга мөмкин. Пенсия белән берничә тапкыр алдаган, әллә нинди реформалар ясаган хөкүмәткә халык ышанычын югалткан инде, шуңа пенсия өчен түләргә теләмәүләре дә аңлашыла.

Күптән түгел үзмәшгульләр түләгән салымның төбәк бюджетына калдырылачагы мәгълүм булды. Әлбәттә, бу вакытлыча гына булуы аңлашыла. Төбәк үз бюджетын тулыландыру өчен үзмәшгульләр белән тыгызрак эшли башлап, казнага зуррак сумма керә башлагач, ул шунда ук федераль казнаның "алтын тавыгына" әвереләчәк.

XS
SM
MD
LG