Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оскар 2019: "Нәфрәтне түгел, мәхәббәтне сайлыйк"


"Яшел китап" фильмы төркеме төп бүләкне ала
"Яшел китап" фильмы төркеме төп бүләкне ала

25 февральгә каршы төндә Лос-Анджелеста туксан беренче тапкыр "Оскар" премиясен тапшыру тантанасы узды. Чара кызыксынуны елдан ел югалта бара, аудиториянең төп игътибары исә фильмнарга түгел, ә премия тирәсендәге җәнҗалларга юнәлә. Иң яхшы фильм буларак "Яшел китап" аталды.

Кино яраткан барлык гади тамашачылар, тәнкыйтьчеләр, гомумән, кино сәнгатенә битараф булмаган кешеләр елга бер тапкыр телевизор яки ноутбук экраннары янына җыелып, 3 сәгать чамасы барган "Оскар" тантанасын карый. Америка кинематограф сәнгате һәм фәннәре академиясе шушы тантанада елның иң шәп фильмнарын, актёрларын, кино сәнгатькәрләрен барлый һәм данлый.

Иң яхшы фильм намзәтләре:

2018 елның иң яхшы фильмы өчен бүләк "Яшел китап" (Green Book) фильмына эләкте. Режиссеры Питер Фаррелли булган бу фильмны бер кино тәнкыйтьчесе шулай атады: "кара тәнле интеллигент һәм ак тәнле алып дуслыгы турында лирик комедия". Фильм чыннан да рейтингларга күрә җанатарларның да күңелләренә хуш килгән, кино тәнкыйтьчеләренә дә ошаган.

Альфонсо Куарон
Альфонсо Куарон

Иң яхшы режиссер дип "Рома" (Roma) фильмын төшергән Альфонсо Куарон табылды. Мексикан режиссерлары бу категориядә ныклап утырган сыман (соңгы елларда бу бүләкне күбрәк чыгышы белән мексиканнар гына ала). Куаронга бүләк тапшыручы, узган ел җиңүчесе Гильермо дель Торо үз шатлыгын тыя алмады, балаларча шатлыклы кычкырды. Куарон шулай ук иң яхшы операторы булып та танылды (оператор буларак бу аның беренче тәҗрибәсе).

Иң яхшы актёр дип Рами Малек танылды, ул "Боһемия рапсодиясе" (Bohemian Rhapsody) фильмында танылган рок-музыкант Фредди Меркьюри ролен уңышлы башкарып, дөнья буйлап тамашачы күңелен яулады һәм мөмкин булган барлык кинобүләкләрне җыйды.

Иң яхшы актриса дип исә көтелмәгәндә "Фаворит" фильмында уйнаган Оливия Колман танылды. Тәнкыйтьчеләр дә, Колман үзе дә җиңүне бөтенләй көтмәгән, шуңа сәхнәгә дә ул әзерләнмичә чыкты. Аның алдан әзерләнмәгән, балаларча самими чыгышы, мөгаен, чараның иң матур һәм кызыклы өлеше булгандыр.

Быелгы "Оскар" тантанасында аерым телгә алырлык, цитатларга кулланырлык чыгышлар булмады диярлек. Гадәттә, бу бүләкләрне тапшыру көчле сәяси риторика, кинаяле чыгышларга бай була иде.

Спайк Ли чыгыш ясый
Спайк Ли чыгыш ясый

Быел бердәнбер чыгарма "иң яхшы адаптацияләнгән сценарий" өчен бүләкне алучы Спайк Ли чыгышы булгандыр. Үз чыгышында ул Африка халыкларын коллыкка алуны искә төшереп, 2020 елда АКШта узачак сайлауга да кагылды. Президентка кинаяле ишарәләп, Ли "нәфрәт белән мәхәббәт арасында дөресен сайлыйк" дип чакырды.

Тагын кемнәр? Иң яхшы музыка өчен бүләкне "Кара пантера" фильмы алды, иң яхшы җыр буларак "Йолдыз тууы" фильмыннан "Shallow" җыры җиңде, иң яхшы анимацион фильм буларак исә үзенчәлекле "Үрмәкүч-кеше: галәмнәр аша" мультфильмы танылды. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән биредә танышып була.

Җәнҗаллар һәм гаугалар

2010-нчы елларда "Оскар" премиясе тирәсендә җәнҗаллар артканнан арта барды. "Толерантлык җитмәү" сәбәбе белән Һолливуд дөньясы иң абруйлы премиясен даими тәнкыйть утына тота, тәнкыйтьчеләр дә премиянең кызык булмавын гел хәтерләтеп тора. Быел да премиягә кадәр үк тавыш күп булды.

Иң яхшы җыр өчен бүләк алучылар
Иң яхшы җыр өчен бүләк алучылар

Төп җәнҗал, мөгаен, алып баручыга бәйле булгандыр. Декабрьдә академия тантананы комик Кевин Һарт алып барачак, дип игълан итте. Берничә көн дә узмады, интернет кулланучылары Twitter-да аның иске һомофоб язмаларына тап булган. Һарт язмалары өчен гафу үтенде һәм тантананы алып барудан баш тартты. Академиянең барлык якларны канәгатьләндергән һәм барысына да ошаган намзәтне табу эше уңышка ирешә алмады (күп кеше бу шөбһәле "хөрмәт"тән баш тартты), нәтиҗәдә, 1989 елдан бирле беренче тапкыр тантананың бер генә алып баручысы булмады, аны чиратлашып дистәләп йолдыз алып барды.

Иң яхшы актёр буларак танылган Рами Малик
Иң яхшы актёр буларак танылган Рами Малик

Тагын бер шау-шу "популяр фильм" категориясен кертүгә бәйле булды. Төшеп барган рейтингларны күтәрү өчен академия "Оскар"га блокбастер фильмнарны да кушарга теләгән, тик монда да берни килеп чыкмады. Тамашачылар да, Һолливуд элитасы да бу тәкъдимне каты тәнкыйть утына тотты, "башка фильмнар популяр түгелмени?", дигән сорау куйды. Нәтиҗәдә, бу башлангыч кире кагылды, "Оскар" намзәтенә исә АКШта нык популярлык яулаган "Кара пантера" фильмы кертелде. Сүз уңаеннан, иң күп кассалар җыйган "Үч алучылар" фильмы быел бер бүләккә дә лаек булмаган.

Академиянең тагын бер омтылышы – тантананың телевизион версиясен кыскарту. Моның өчен алар "иң яхшы оператор", "иң яхшы монтаж" кебек берничә категория бүләкләрен реклам вакытында тапшырудан яхшырак фикергә килмәгән. Монда да элита һәм һөнәр берлекләре каршы чыкты: бу болай да популяр булмаган һөнәрләрнең әһәмиятен киметү буларак кабул ителде. Академия янә тәкъдимне кире какты, чара традицион 3,5 сәгать чамасы барды.

Моңарчы "Оскар"ны гел тәнкыйтьләп килгән сәбәпләр дә янә кулланылды: җенси эзәрлекләү темасына үсеп килгән #MeToo хәрәкәте академия президенты ​Джон Бэйлига да килеп җитте, ул аклана алды. Җиңүчеләр арасында кара тәнлеләр аз булуын әйтеп килгән #OscarSoWhite хәрәкәте быел да гаепләүләрен ташлады (гәрчә бу темага шактый фильм багышланган булса да), бүләк алучылар арасында хатын-кызлар аз булуын әйтүчеләр дә табылды. Академиянең барлык тәнкыйть һәм һөҗүмнәрдән уңышлы гына яклануын да телгә алу дөрес булыр.

"Оскар"дан нәрсә карарга? Киноханәдән өч киңәш

Быел кинопремиягә тәкъдим ителгән өч (безнең карашка) лаеклы булган фильмны киңәш итәбез.

  • Маһершала Али "Яшел китап" фильмындагы роле өчен "Оскар" бүләгенә лаек булды
    Маһершала Али "Яшел китап" фильмындагы роле өчен "Оскар" бүләгенә лаек булды
    "Яшел китап" (Green Book). Без бу фильмны исемлеккә әле ул иң яхшы фильм өчен "Оскар"ны алганчы ук куйган идек, ләкин бу да аның күрсәткече булып тора. Бай һәм сәләтле музыкант үзенең машина йөртүчесе һәм тән сакчысы итеп бу эшкә туры килмәгән кешене яллый. Аларның сәфәре, юлы икесенең дә тормышын үзгәртә. "Иң яхшы фильм өчен" Оскар иясе, барлыгы өч "Оскар" бүләге.
  • "Боһемия рапсодиясе" (Bohemian Rhapsody). Queen һәм аның төп җырчысы Фредди Меркюри турында биографик драма. Бу – Һитроу һава аланында гади йөк ташучы булып эшләгән кешенең халыкара танылуга ирешүе турында матур музыкаль фильм. Фильм төркемнең уңышка юлын, дөнья музыкасы тарихына кергән җырларын күрсәтә, төркемнең кризисын һәм таркалу куркынычын тасвирлый. Дүрт "Оскар" бүләге.
  • "Вице-президент" (Vice). Дөньяны акча һәм кирәкле танышлар ярдәмендә идарә иткәндә, бер кешедә чиксез тәэсир мөмкинлекләре булырга мөмкин. АКШ вице-президенты Дик Чейни турында төшерелгән бу фильм ил тарихын үзгәрткән кеше тормышын сурәтли, сәясәт һәм хакимият дөньясының яшерен якларын ача. Бер "Оскар" бүләге.
XS
SM
MD
LG