Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп белән очрашу өчен Төньяк Корея җитәкчесе Вьетнамга килде


Ким Чен Ын һәм Дональд Трампның очрашулары 27 һәм 28 февральгә билгеләнгән.

Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашу өчен Вьетнамга килде. Вьетнам башкаласы Һанойда АКШ президенты белән очрашу булачак.

Вашингтоннан Вьетнамга очып киткәндә Трамп Twitter-да пост калдырды. "Атом-төш коралыннан тулысынча арындырылганнан соң Төньяк Корея икътисади үсеш генераторы булачак. Монсыз, ничек бар - шулай калачак. Рәис Ким дөрес карар кабул итәр", дип язды Трамп.

АКШ һәм Төньяк Корея җитәкчеләренең икенче очрашуы 27 һәм 28 февральдә узарга тиеш. Анда Төньяк Кореяны атом-төш коралыннан арындыру турында фикер алышачаклар. 2018 елның 12 июнендә Сингапурда узган беренче очрашуда да шул хакта сөйләшкәннәр иде. Ул вакытта АКШ ягыннан иминлек гарантияләре бирелгән очракта, Пхеньянның коралдан арыну эшен башлавын күз уңында тоткан документ имзаланды. Әмма соңрак матбугат чаралары Төньяк Корея атом кораллары төзүне дәвам итә дип яздылар.

XS
SM
MD
LG