Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан мөфтияте театр тамашалары өчен цензура кертүне таләп итә


Махачкалада мәчет
Махачкалада мәчет

Дагыстан мөфтияте дин тотучыларның хисләрен исәпкә алуны һәм театр тамашаларына төбәктә кабул ителгән әхлак нормаларына ярашлы цензура кертүне сорый. Бу хакта мөфтият вәкиле Зйнулла Атаев Интсаграмда әйтте.

Дин әһелләре Мәскәү режиссеры Владимир Моташневның Альдо Николаи пьесасына нигезләнеп куелган "Охота на мужчин" спектакленә карата канәгатьсезлек белдерә. Әлеге комедиядә хатын каһарман иренең игътибарсызлыгыннан интегә һәм башка ир белән мөнәсәбәтләр кора башлый. Тамашаны Махачкалада 23 февральдә күрсәттеләр.

Атаев моны мәдәни диверсия дип атый. "Кайбер кешеләр үз халкының дини хисләре белән исәпләшеп тормыйча шундый спектакльләр куя, бу борчу уята", ди ул.

Мөфтият вәкиле тиешле оешмаларны мондый тамашаларны тәнкыйтькә тотарга һәм цензура кертергә өнди.

"Шәрә яки ярымшәрә актерлар уйнаучы спектакльләргә мәйданнар бирмәүне сорыйсы килә", ди Атаев.

  • Элегрәк "Охота на мужчин" спектаклен көрәшче Хәбиб Нурмагомедов тәнкыйть иткән иде. Спортчы тамашаны "порнуха" дип атады һәм оештыручыларны гафу үтенергә өндәде. Нурмагомедов Төньяк Кавказдагы мәдәни чараларга каршы беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Элегрәк ул Егор Кридның концертын оештыручыларны тәнкыйтьләгән иде.
  • "Охота на мужчин" спектакле актеры һәм продюсеры Иван Жидков Дагыстан тамашачылары алдында гафу үтенде инде. "Безне чакырдылар, без шатланып килдек. Моннан соң Дагыстанга концерт яки спектакль белән килергә теләүчеләр цензура турында уйларга мәҗбүр булачаклар", дип язды Жидков Инстаграмда. Ул спектакль дөньяның төрле илләрендә куела дип өстәде.
  • Дагыстанның милли сәясәт министрлыгында тамашаны хосусый затлар оештырды, министрлык актерларны чакырмады, шуңа күрә цензура уздырылмады диделәр.
XS
SM
MD
LG