Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт язучылары әсәрләре аудиокитап булып чыгачак


Әлеге вакытта Һәдия Дәүләтшинаның "Ыргыз" романын яздыру эше бара. Проектка башкорт язучыларының 75 әсәре кертелгән.

Башкорт әдәбияты классикларының әсәрләренә нигезләнеп аудиокитаплар чыгару проекты Русия президентының 265 мең сумлык грантына лаек булган. Әлеге вакытта Һәдия Дәүләтшинаның "Ыргыз" романын яздыралар. Аудиокитаплар яздыру эшен Башкорт дәүләт университетының Сибай институты башкарачак.

Институт доценты Гөлкәй Сәмерханова "Башинформ"га хәбәр итүенчә, проектка башкорт язучыларының 75 әсәре кертелгән. Аларны Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының билгеле актерлары Риф Сәйфуллин, Зифа Баязитова, Юнир Гайнуллин, Әлфирә Йосыпова укый. Яздыруда педагогия факультеты студентлары ярдәм итә. Грант акчасына тавыш корылмасы сатып алынган һәм махсус бүлмә җиһазландырылган.

Проектның максаты – башкорт авторларының китапларын популярлаштыру, аудиторияне киңәйтү диелә. Тиздән аудиокитаплар интернетта урнаштырылачак.

Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты да аудиокитаплар яздыра башлады. Алар www.tatkniga.ru сайтына урнаштырыла бара. Яздыруга эчтәлеге ягыннан сыйфатлы, популяр әсәрләр сайлап алынган. Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, җәмгысе 21 автор әсәрләренең, татар халык әкиятләренең аудиоязмалары барлыкка киләчәк. Китапларны Камал, Тинчурин театры артистлары, күренекле алып баручылар укый.

XS
SM
MD
LG