Китап авторы Әхмәт Канлыдәрә - Мармара университетының тарих кафедрасы профессоры, АКШ-ның Колумбиа университетында докторантура тәмамлаган күренекле академик. Ул анда Казан татарларында җәдидчелеккә (яңарыш чорына) багышланган тезис та яклаган. Бу китап 2007 елда русчага да тәрҗемә ителгән. Аның Муса Ярулла һәм Заһир Бигиев турында да әсәрләре бар.
Профессор Канлыдәрә китапның кереш сүзендә, Гаяз Исхакый чорының төрле әдип һәм журналистлары сөйләвенә таянып, аның "фикер һәм сәяси юнәлеше ягыннан шактый сәер карашлы бер шәхес" булуын яза. Исхакый мөселманнарның 1906 елгы яшерен корылтайларыннан башлап, 1917 май аендагы бөтенрусия мөселман корылтаена, Казандагы мохтарият җыенына һәм 1917 азагы-1918 башында Уфада эшли башлаган Эчке Русия мөселман төрек-татар мәҗлесенә актив сәяси өлеш кертә. Бу турыда үзе чыгарган газетларда яза.
Гаяз Исхакый Татарстанга 80 елдан соң кайтты. Ул милләтнең ишетмәгән, аны белгәннәр инде үлгән, тыелган шәхес буларак исемен әйтергә ярамаган, оныттырылган бер язучысы иде. Аннан соң, акрынлап булса да, әдәби әсәрләре кабат басылып таратыла башланды. Гаяз Исхакый - чит илгә киткәч татарлык һәм Идел-Урал азатлыгы өчен сәяси эшчәнлек тә алып барган көрәшче. Яңа китап аның Русиядә әле дә бик беленмәгән эшчәнлеген яктырта.
Китапның ярты өлеше - Исхакыйның төрекчә чыккан мәкаләләре җыелмасы. Китапта бик бай биографиясе бар. Китаптан төрек укучылары, чит ил галимнәре Исхакыйның Төркиягә керткән өлеше турында да өйрәнә алачак.
Төркиядә татарлар турында соңгы 20 елда аз булса да китаплар чыга башлады. 100 еллык юбилее уңаеннан 1979 елда Гаяз Исхакыйның кызы профессор Сәгадәт Иделле-Чагатай тарафыннан әтисенә багышланган җыентык нәшер ителде. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” һәм Берлинда язылган “Өйгә таба” исемле әдәби әсәрләре төрекчә нәшер ителде. Аның Идел-Урал штаты турындагы карашларын Төрек тарих оешмасы китап итеп бастырды. Шулай ук Худяков язган һәм Исхакый тәрҗемә иткән “Казан ханлыгы” шул ук оешма тарафыннан дөньяга чыгарылды. Әдәби ягы турында галимә Алсу Камалиева “Романтик милләтче - Гаяз Исхакый” дип аталган китап язды.