Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түбәтәй" хуҗасы меню татар телендә дә булачак дип ышандыра


Солтан Сафин: "Түбәтәй"дә татар теле бездә бар һәм булачак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Казандагы "Түбәтәй" милли ризыклар рестораны хуҗасы Солтан Сафин тәнкыйть белдерүчеләргә Азатлык аша җавап бирә. Башкаланың Бауман урамында яңа ресторан ачылуга аларны татар телен санга сукмауда, татар мәдәниятендә, милли ашларда акча гына эшләүдә гаепләгән иделәр.

Февраль башындарак Казан үзәгендә икенче милли тиз туклану рестораны ачылган иде. Күп тә үтмәде, "Неайсин" телеграм каналыннан башлап, Вконтактедагы "Татары и татарочки" төркеменә кадәр "Түбәтәй" хезмәткәрләре татарча белми, алтакталар, аш-су менюлары татар телендә язылмаган, бу эшмәкәр татар исеме белән акча гына эшли дип тәнкыйтьләделәр.


Азатлык әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышып "Түбәтәй" милли рестораны хуҗасы Солтан Сафинга мөрәҗәгать итте. Ул да бу тәнкыйть фикерләрен күргән икән.

Солтан Сафин
Солтан Сафин

"Без башлаганчы нигәдер беркем дә татар исемле бренд оештырып дөньяга чыгармады. "Бәхетле" бар, аларга рәхмәт. "Түбәтәй" бургерлар, сушилар сатмый бит. Үзебезнең татар ашларын үстерәбез”, диде ул.

Сафин хезмәткәрләрне татар теленә өйрәтү бара дип ышандырды. "Кеше татар телендә әйбәт сөйләшергә, әмма пешерә белмәскә мөмкин", ди "Түбәтәй" җитәкчесе. Шуңа күрә, эшен дә яхшы белгән, татарча да сөйләшкән кешене табарга, бөтен хезмәткәрләрен дә татарча сөйләштертергә тырышалар икән.

"Менюга килгәндә, аларны әлегә урысча һәм инглизчә яздык. Ләкин милли ризыкларыбызның исемнәрен татар телендә калдырдык. Мәсәлән, өчпочмакны без "треугольник" дип атамыйбыз, өчпочмак булып бара. Киләчәктә менюга өч телне дә сыйдыруны уйларга кирәк. Чит ил туристлары өчен меню инглиз телендә булырга тиеш. Узган елда Казанда Футбол FIFA беренчелеге уеннары үткәнлектән, туристлар бик күп килде. Шул сәбәпле кызларыбыз һәм егетләребезне инглиз теленә өйрәттек һәм менюларны да инглиз телендә ясадык. Туристларга һәр көнне өчпочмаклар пешереп мастер-класслар күрсәттек”, диде Сафин.



Сафин фикеренчә, бер урында гына таптанмыйча, тарихны өйрәнеп, югалып барган милли ризыкларыбызны барлап халыкка чыгарырга кирәк. "Түбәтәй" киләчәктә бу юнәлешкә дә игътибар бирергә җыена.

XS
SM
MD
LG