Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп һәм Ким Чен Ын очрашуында килешүләр имзаланмады


Ким Чен Ын һәм Дональд Трамп
Ким Чен Ын һәм Дональд Трамп

28 февральдә АКШ һәм Төньяк Кореяның ике көнлек саммиты тәмамланды. Ике ил җитәкчеләре очрашуында бернинди документ та имзаланмады.

Вьетнам башкаласы Һанойда АКШ президенты Дональд Трамп һәм Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын саммитының икенче көне күзгә-күз очрашуы белән башлады. Сөйләшүләр ахырында бердәм белдерү кабул итәргә һәм документ имзаларга мөмкиннәр дип белдерелгән иде. Әмма бернинди дә килешү имзаланмады, ике җитәкченең очрашуы вакытыннан алда төгәлләнде. Бердәм төшке аш та булмады. Документлар соңрак имзаланырмы, юкмы, анысы әлегә билгесез дип хәбәр итте Трамп сүзчесе Сара Сандерс.

Трамп һәм Ким Чен Ын сөйләшүләр урыныннан киткән. Якын араларда Трампның матбугат очрашуы узарга тиеш. Күпчелек журналистлар сөйләшүләр уңышсыз булган дигән нәтиҗә ясый.

Төньяк Кореяны атом-төш коралыннан арындыру темасына багышланган саммитның бу икенче көне иде.

Очрашулар 27 февральдә башланды. Кайбер тәнкыйтьчеләр Трамп Корея ярымутравын атом коралыннан арындыру вәгъдәсеннән ваз кичәргә уйлый дип фаразлаган иде. АКШ президенты беренче очрашудан соң әлеге сүзләр белән килешмәвен белдерде.

Бүгенге очрашу алдыннан Трамп "дөрес килешү" төзергә ашыкмыйбыз диде. Әгәр "мөнәсәбәтләр яхшы икән, күп кенә яхшы вакыйгалар да булырга мөмкин", диде АКШ президенты. Ын бу очрашуга бөтен дөнья карап тора, ә кайберәүләргә бу "фантастик фильм" сюжеты кебек дип белдерде.

Пәнҗешәмбе сөйләшүләргә барлыгы биш сәгать бирелгән иде.

Ике илнең беренче саммиты 2018 елның 12 июнендә Сингапурда узды. Ул вакытта да Төньяк Кореяны атом корлыннан арындыру турында сөйләшкәннәр иде. АКШ ягыннан иминлек гарантияләре бирелгән очракта, Пхеньянның коралдан арыну эшен башлавын күз уңында тоткан документ имзаланды. Әмма соңрак матбугат чаралары Төньяк Корея атом кораллары ясауны дәвам итә дип яздылар.

XS
SM
MD
LG