Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне вәкиле: милли музей экспонатлары югалмаячак, хезмәткәрләр эшсез калмаячак


Милли мәдәният музеенда экспонатларны тартамаларга тутыралар
Милли мәдәният музеенда экспонатларны тартамаларга тутыралар

Милли мәдәният музеена кайда урын биреләчәге 7 мартта хәл ителергә мөмкин.

Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова пәнҗешәмбе узган брифингта Казан милли мәдәни үзәгендә урнашкан Милли мәдәният музее экспонатларының башка урынга күчерелүен раслады. Бу эшне мондый объектларны күчерү белән шөгыльләнүче махсус оешма башкара, шуңа күрә экспонатларга зыян килмәячәк, алар югалмаячак, диде ул. Ә инде экспозициянең киләчәктә кайда урнаштырылуы турында әлегә мәгълүмат бирмәде. "7 мартта бу уңайдан киңәшмә булачак, шуннан соң гына музей урынын хәбәр итә алачакбыз", диде Галимова. Ул шулай ук музей хезмәткәрләрен тынычландырырга тырышты. "Музей хезмәткәрләре борчылмасын, үзләре дә эшсез калмаячак, экспонатлар да югалмаячак", дип белдерде Лилия Галимова.

Берничә көн элек милли мәдәният музеендагы экспонатларны тартамаларга тутыра башлаулары турында хәбәр ителгән иде. Музейның баш саклаучысы Индүсә Минһаҗева Азатлыкка белдергәнчә, музейда хәзер 50 мең экспонат бар. Шуларның өч меңе экспозициягә куелган. Хәзер шулар махсус тартмаларга тутырыла. Бу эш ике айга сузылыр дип көтелә.

"Безгә бүтән бина вәгъдә итәләр. Ләкин ул бинаның кайда булачагы билгеле түгел. Музей әйберләре вакытлыча рәссам Илдар Зариповның галерея-студиясендә сакланачак. Ә аннан соң Милли мәдәният музее язмышы ничек булачак, ул турыда ачыклык юк", дигән иде Минһаҗева.

26 февральдә активист Рәис Хәбиров президент Рөстәм Миңнехановтан Милли мәдәният музеен саклап калуны таләп итеп ялгыз пикетка да чыкты. Мондый таләп һәм үтенечләр белән моңа кадәр дә пикетлар булды, түрәләргә хатлар язылды.

XS
SM
MD
LG