Accessibility links

КФУда ачылган Урта Азияне өйрәнү институты анда урыс телен кайтаруны кайгыртачак


Урта Азияне өйрәнү институты ачылуга багышлангын конференция
Урта Азияне өйрәнү институты ачылуга багышлангын конференция

Төрки республикаларда урыс теле кире торгызылырга тиеш ди институтның фәнни програм җитәкчесе Андрей Большаков. Белгечләр исә бу институт Татарстан белән Урта Азия илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне какшатырга мөмкин ди.

Казан федераль университетында галимнәр катнашында яңа үзәк ачылды. Ул Урта Азияне өйрәнү институты дип аталачак, Халыкара мөнәсәбәтләр институты карамагында булачак. Үзәктә әлегә өч кеше генә эшли. Аны КФУның Конфликтология кафедрасы мөдире, Русия җитәкчелеген яклап чыгыш ясаучы Андрей Большаков җитәкләячәк.

Большаков сүзләренчә, яңа үзәк һуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итүне күзаллый. Монда Урта Азиядә урыс теленең дәрәҗәсен күтәрү эше алып барылачак ди ул.

Русия Урта Азиядә урыс теленең яшәвен тели

"Кызганыч, урыс телле тирәлек җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Русия Урта Азиядә урыс теленең яшәвен тели. Урыс теле милләтара тел булган. Хәзер ул элекке Совет берлеге республикаларында да кискен тора. Яңа буыннар үсеп килә. Алар өчен төп тел булып үз дәүләт телләре тора. Юридик һәм кешечә мөнәсәбәт ягыннан, урыс теле милләтара тел булып калырга тиеш. Бүген БДБ илләрендә, шулай ук Урта Азия республикаларында да икенче дәүләт теле итеп урыс телен канунлаштыруны көтәргә кирәкмидер. Күп вакыт узды. Яңа буынның урыс телен белмәве бик кызганыч. Бу зур проблем тудыра. Чөнки мигрантларның төп өлеше шул илләрдән килә. Урыс теле кире торгызылса, безнең өчен дә, Урта Азиягә дә файдалы булыр иде”, диде институтның фәнни програм мөдире Большаков.

Урта Азияне өйрәнү институты ачылуга багышлангын конференция
Урта Азияне өйрәнү институты ачылуга багышлангын конференция


Институт террорчылар эзләмәкчеме?

Экстремизм, террорчылык мәсьәләсе дә шулай ук институт күтәрәчәк төп мәсьәләләрнең берсе булырга охшый. Аның ачылышына килгән белгечләр нәкъ шушы проблемга тукталды. Ахырдан түгәрәк өстәл утырышы да террорчылык мәсьәләсенә багышланган иде. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге дәүләт вәкилләре булды.

"Уртак проблемнар бар. Иминлекне көчәйтү, терроризмга каршы көрәшү мәсьәләләре алдынгы бурычлар булуын теләр идем. Үз ягыбыздан ярдәм итәргә әзербез", диде Татарстанның иминлек шурасы вәкиле Илдар Галиев.

Таҗикъстан президенты каршындагы Стратегик тикшеренүләр үзәге идарәсе җитәкчесе Абдулло Хаким Рахнамо Урта Азия террорчылык куркынычы алдында ди.

"Бүген тотрыксызлыкның географиясе үзгәрә. Ул Урта Азиянең көньягында. Сугыш сценарие безнең чикләргә якынлаша. Безнең чик сакчылары халыкара террор оешмалары төркемнәрен күреп тора. Урта Азиянең көньягында тотрыксызлык дугасы булдырылган. Урта Азиядә шундый куркыныч бар. Бу Русия мәнфәгатьләренә орым", диде Рахнамо.

"Урта Азия илләрендә бик күп проблемнар бар. Экстремистик, террор оешмалары проблемнары бар. Андый оешмалар Русиядә дә бар. Профилактика кирәк", диде Большаков.

Шул рәвешле, Урта Азияне өйрәнү институты фән белән шөгыльләнер урынга, террорчылар эзләү, Русиянең эчке вә тышкы сәясәте – урыс теленең даирәсен көчәйтү белән шөгыльләнәчәк дигән сүз.

"Бу институт Татарстан белән
Урта Азия мөнәсәбәтләренә зыян китерәчәк"

Кайбер белгечләр КФУда оешкан Урта Азияне өйрәнү институтына шикләнеп карый. Шуларның берсе Петербурдагы Европа университеты галиме Әлфрид Бустанов.

Әлфрид Бустанов
Әлфрид Бустанов

"Әгәр дә андый институтны ачалар икән, димәк беренче урында сәяси максатлар күз алдына баса. Әлбәттә, элек-электән Русиядә Урта Азияне өйрәнү бик көчле иде, без дөньяда иң көчле фәнни мәктәпләргә ия идек. Хәзер бернәрсә калмады дип әйтеп була. Бер-ике белгеч кенә эшли, алар да өлкән яштә. Урта Азияне Америкада, Европада һәм шулай ук Урта Азиядәге республикаларның үзләрендә бик каты өйрәнәләр. Бездә андый нәрсә юк. Ни кызганыч, институтны булдыруның максаты шушы фәнни юнәлешне һәм Урта Азиядә бара торган процессларны, тарихны өйрәнү түгел, ә аны "урыс дөньясы"ның коралы буларак куллану гына. Башка өлкәләрдә хәлләр кызганыч булгач, бу "инициатива" да шул рәттән", диде Азатлыкка Бустанов.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының элекке хезмәткәре, үз исемен күрсәтергә теләмәгән шәрыкъ галиме сүзләренчә, бу институт Татарстанга зыян гына китерәчәк.

Русиядә безгә карата ышаныч юк дип аңларга мөмкиннәр

"Гомумән, бу буш институт булыр дип уйлыйм. Буш сүз, пиар. Халыкара институтның җитәкчесе Рамил Хәйретдиновның чираттагы пиар алымы. Анда эшләрлек кешеләре дә, базасы да юк. Институтта Урта Азияне белүче бердәнбер кеше бар. Ул – Алберт Белоглазов. Ләкин ул да төрки телләрне белми дә, аңламый да. Димәк, чыганаклар белән эшләүче кеше юк. Үзбәкстанда, киресенчә, экстремистлар эзләү сәясәте кими бара. Ачык ишекләр сәясәте игълан иткәннәр.

Бу институтның барлыкка килүе Татарстан белән Урта Азия мөнәсәбәтләренә зыян гына китерәчәк. Русиядә безгә карата ышаныч юк дип аңларга мөмкиннәр. Чөнки Үзбәкстанның Казанда үз консуллыгы эшли башлады. Миңнехановның консул белән очрашуын, узган атнада зур үзбәк делегациясен кабул итүен әйтер идем. Татарстанны үзбәкләр Европага, Русиягә бер тәрәзә дип күрә, безгә күп өметләр баглап торалар", диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG