Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кар басымы астында XIX гасырда төзлегән йотның түбәсе ишелгән


Иске Татар бистәсендәге йорт
Иске Татар бистәсендәге йорт

Әлеге йорт мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегендә юк, әмма күршесендәге Мәрҗани йорты белән бергә тарихи комплекс тудырып тора.

Казанның Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри урамындагы 12нче йортның кар басымы астында түбәсе ишелгән. Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә социолог Искәндәр Ясәвиев хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бу йорт инде берничә ел буш тора. Бинаны 2013 елгы Универсиада алдыннан буяп куйганнар, эчтәге бушлыкны каплар өчен тәрәзәләренә челтәрләр элгәннәр.

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр белешмәсендәге мәгълүматка караганда, бина XIX гасыр урталарында төзелгән, Г.Ибраһимов йорты булып тора.

"Бина мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелмәгән, әмма Иске Татар бистәсендә сакланып калган әз санлы почмакларның берсе буларак кыйммәтле. Ул күршесендәге Мәрҗани йорты һәм XIX гасыр уртасында төзелгән ике катлы бүрәнә йорт белән бергә тарихи урын булып тора", дип яза Ясәвиев.

Аның фикеренчә, әгәр берни дә кылмасак, йорт җимереләчәк, аны сүтеп ташлаячаклар, ә урынына яңа бина барлыкка киләчәк.

Иске Татар бистәсен төзекләндерү берничә ел элек башланган иде. "Иске шәһәр префектурасы" да барлыкка килде. Әмма төзекләндерелмәгән йортлар да кала. Аларда еш кына янгыннар да чыга.

XS
SM
MD
LG