Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:25

Казанның "Иске шәһәр" перфектурасы җитәкчесе Марат Усманов Казан үзәгендә бер-бер артлы ике тарихи бина кыска ялганыш, йә булмаса бала-чага, сукбайларның ут белән саксыз кылануы сәбәпле янган булырга мөмкин ди.

Казанның "Иске шәһәр" перфектурасы җитәкчесе Марат Усманов башкала үзәгендә бер-бер артлы ике тарихи бина – Крестовниковлар йорты һәм Мәрҗани урамындагы 44нче йорт януны махсус ут төркәннәр дип исәпләми. Аның фикеренчә, янгын кыска ялганыш, йә булмаса бала-чага, сукбайларның ут белән саксыз кылануы сәбәпле чыккан булырга мөмкин. "Алар авария хәлендәге иске биналар бит", ди Усманов.

Мәрҗәни урамы 44нче йортта янгын
Мәрҗәни урамы 44нче йортта янгын

Соңгы арада Иске татар бистәсендә янгыннар даими күренешкә әйләнеп бара. Әле соңгысы – узган ел, 2 декабрь Мәрҗани мәчете янындагы Вәли бай йорты (Вәлиулла Гыйззәтуллин утары) – төзекләндерелгән тарихи бина янган иде. Марат әфәнде әледән-әле янгын чыгып торуны татарга каршы саботаж дип тә, бизнес өчен көрәш дип тә бәяләми.

Вәли бай йортында янгын. 2 декабрь 2016
Вәли бай йортында янгын. 2 декабрь 2016

"Бу хәлләрне бик авыр кичерәм, чөнки татар халкы белән бәйле урыннар алар. Бистәдә Насыйри һәм Мәрҗани урамнары нинди матур итеп төзекләндерелде бит. Төзекләндерү эшләре әле дә тукталмый. Хәзер Әҗем мәчетен ясыйлар. Һәр бина да минем күңелемә якын. Янгын чыгуны кичерү бик авыр", ди Усманов.

Ул бераз вакыттан соң бу янгын чыккан биналар да төзекләндерелер дип өметләнә. "Бәлки инвесторлар да табырбыз, бәлки дәүләт аркылы хәл ителер. Мәрҗани урамындагы 44нче йортка инвестор бар иде инде", диде Марат әфәнде. Биналарга сакны көчәйтү кирәклеген дә әйтә.

Марат Усманов
Марат Усманов

Усманов сүзләренчә, Крестовниковлар йорты - Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы милеге. Бина Совет районындагы политехник көллияткә бирелгән булган.

"Төзекләндерү өчен бер эш тә алып барылмады. Ул бик иске бина, элек анда җиңел сәнәгать техникумы иде. Бина начар хәлдә булганга техникумны аннан чыгардылар. Сакчылар гына утыра иде.

Мәрҗани урамы 44нче йорт ул торак-коммуналь хуҗалык комитетына карый иде. Бина келәт (склад) булып торды. Әмма саклап бетерә алмадык. Мин кем дә булса кергән һәм ут белән уйнаганнар дип тә уйлыйм. Бәлки бала-чага, бәлки сукбайлар. Без анда ишекләрне дә, тәрәзәләрне дә каплаган идек", ди Усманов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG