Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химия терапиясе эхинококкозны үтерә, әмма зыяны күп


Русия президенты Владимир Путин Суворов училищесы курсантлары белән очраша. Петербур. 7 гыйнвар, 2017
Русия президенты Владимир Путин Суворов училищесы курсантлары белән очраша. Петербур. 7 гыйнвар, 2017

Сембердәге Суворов хәрби училищесында эхинококкоз диагнозы куелган укучылар саны 49га җиткән. Хакимият чир ризыктан түгел дисә дә, табиблар бу бары тик балык яки һәм ит аша гына йога ала ди. Азатлык бу хакта белгеч белән сөйләште.

Сембернең Суворов училищесы укучыларын һәм хезмәткәрләрен тикшерү дәвам итә. Моңа кадәр Русия саклану министрлыгы 26 суворовчының авыруын рәсми раслаган иде, хәзер андыйлар саны 49га җитте. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министрлыгының Дума дептутаты Алексей Куринныйга җибәрелгән хатында языла. Куринный хатның күчермәсен Facebook-та урнаштырды.

25 февральдә имзаланган әлеге документта министр урынбасары Сергей Краевой 20 февральгә 49 суворовчы авырый дип белдерә. Укучыларны һәм училище хезмәткәрләрен тикшерү дәвам итә. Ата-аналар исә 52 бала авырый дип белдерде.

Краевой язуынча, Ульян суворов училищесенда укучыларның һәм хезмәткәрләрнең барысын да тикшерәчәкләр.

Суворовчыларның әти-әниләре журналистлар белән бик аралашмый, гаиләләренә килгән бәла турында кача-поса, аноним рәвештә генә елап сөйли. Өлкә матбугаты да бу турыда ләм-мим, Ульян хөкүмәте бу вакыйгадан гауга ясарга кирәкми дип кисәткән. Суворов училищесы җитәкчелеге дә бернинди куркыныч юк дип аңлатырга тырыша. Русия саклану министрлыгы Ульян Суворов училищесында эхинококкоз чыганагы дип авыру этләрне атады. Әмма ата-аналар һәм бәйсез эпидемиологлар ризыктан кергән булуы ихтимал дип тәкрарлый.

Табиблар исә безнең төбәктә яшәүчеләр арасыннан бер кешедә генә булса да мондый чирнең табылуы да бик сирәк күренеш дип әйтә. Ә берьюлы берничә кешегә эхинококкоз диагнозын кую моңа кадәр ишетелмәгән күренеш дип әйтә. Азатлыкка бу хакта Казандагы 7-нче санлы хастаханә табибы, профессор Равил Шәймәрданов сөйләде.

– Равил әфәнде, мондый авыру белән берничә кеше берьюлы чирли аламы, ягъни эпидемия хәленә җитү була торган хәлме?

Равил Шәймәрданов
Равил Шәймәрданов

– Чынында бу чирне күпләгән кешенең эләктерүен беренче ишетәм. Аеруча безнең якларда ул гаять сирәк очрый торган чир. Эпедимия зоналарына Алтай, Урта Азия, Ерак Көнчыгыш керә. Идел буе республикаларында бик сирәк очрый торган чир. Мин берьюлы шул кадәр кеше авырганын беренче ишетәм. Эпидемия формасында чир эләктерү коточкыч хәл кебек күренә. Эхиноккок паразитлары ризыктан гына эләгә, башлыча балыктан һәм иттән. Балык тулысынча эшкәртелмәгән икән, бу паразитлар личинкалары кешенең эченә дә үтеп керә. Бу курсантлар тиешенчә эшкәртелмәгән чирле балык ашаса, бик мөмкин хәл.

– Бу чир нәрсәсе белән куркыныч?

Кешенең йә үпкәсе, йә бавыры авырта башлый. Бу – беренче кисәтү, әмма кеше авырганын сизмәскә дә мөмкин

– Паразитлар бавырга яки үпкәгә килеп ябыша, алар кешенең шул органнарын "ашый" булып чыга. Үсәләр, арталар, кеше органын сырып алалар да, мәсәлән, үпкә юкка чыга. Ул шеш булып үсә гадәттә, ахыр чиктә ул шартларга да мөмкин. Эчке кан савуга дә китерергә мөмкин. Шеш үт юлына да үтеп кереп үсә, кан тамырларына ябыша ала, болары бигрәк катлаулы. Кешенең йә үпкәсе, йә бавыры авырта башлый. Бу – беренче кисәтү, әмма кеше авырганын сизмәскә дә мөмкин. Кайвакыт кеше УЗИ, МРТ диагностикасын уздыра икән, паразитлар шеше үсеп чыгуы очраклы гына ачыклана. Анализ биреп тә ачыкларга мөмкин, әмма аны тикшертер өчен махсус баручылар бик сирәк. Иртәрәк диагноз куйган саен дәвалау җиңелрәк.

– Кемгәдер операция ясалачак, кемгәдер химия терапиясе курсы узарга туры киләчәк диелә. Никадәр дәвалау авыр санала һәм химия терапиясеннән башка ысуллар бармы?

Паразитлар бавырның яртысын сырып алган очраклар да була, ул чакта бавыр тулысынча кисеп алына

– Шеш беләкәй икән, химия терапиясе кулланыла. Татарстанда да шулай эшлиләр. Зур икән, кисеп алырга туры килә. Әйткәнемчә, эхинококкоз паразитлары башка органнарга да ябышырга мөмкин, анда инде шешне кисмичә мөмкин түгел. Ике куыштан тора ул, икесен дә алырга тырышабыз. Паразитлар бавырның яртысын сырып алган очраклар да була, ул чакта бавыр тулысынча кисеп алына. Бу – катлаулы операция. Кайчак операциядән соң химия терапиясе була. Операциягә җиткерү начар. Химия терапиясе белән эш итү чирне үтерә, әмма башка органнарга зыяны юк дип әйтеп булмый. Химия терапиясен төрле кешеләр төрлечә кичерә бит. Зыяны күп.

– Профилактика өчен нәрсә киңәш итәсез, Равил әфәнде?

– Чи, ысланган, кипкән балыклар ашау кирәкми, аннан бернинди дә файда юк. Балыкны пешергәндә капкачны каплап пешерү дөресрәк. Бөтен паразитлар температура белән үләргә тиеш. Итне озак пешерергә киңәш ителә. Каны чыгып торган стейкларда паразитлар үлмәскә дә мөмкин. Элек әби-бабайлар ашны да 3-4 сәгать пешерә иде, менә шул дөрес.

* * *

Сембернең Суворов училищесында эхинококкоз авыруы гыйнвар ахырында югары курсларда укучыларны план нигезендә тикшерү вакытында ачыкланды.

Эхинококкоз йоктырган балаларны дәваларга Мәскәүгә җибәрделәр. Табип-папазитологлар консилиумы бөтен курсантларга да профилактик дәвалау уздырырга карар кылды. Чөнки авыруның инкубация вакыты озакка сузыла, чир берничә елдан соң гына ачыкланырга да мөмкин.

Эхинококкоз йоктырган Ульян Суворов училищесы укучыларына химия терапиясе узарга туры киләчәк дип тә белдерелгән иде. Кайберләренә операция ясарга мөмкиннәр. Ә калганнары дистә еллар буе табиблар күзәтүендә булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG