Accessibility links

Башкортстан җитәкчелеге Сибайда минитинг уздыруга рөхсәт бирмәгән


Сибай
Сибай

Сибай шәһәре хакимияте һәм Башкортстан хөкүмәте Сибайда экологик митинг уздыруга янә рөхсәт бирмәгән.

Уфа активисты Рәмилә Сәетова 13 яки 14 мартта митинг уздыру турында белдерү хаты керткән иде. Бу көннәрдә активистлар сораган урында башка чаралар уза дип, хатны Сибай хакимиятендә дә, Башкортстан хөкүмәтендә дә кире какканнар, альтернатив мәйдан тәкъдим ителмәгән.

14 мартта урам җыенын уздыру турында белдерү хатын Сибай мэриясенә шәһәрдә яшәүче Гөлфия Мөхәммәтова да керткән иде. Аның да хаты кире кагылды, башка урын тәкъдим ителмәде.

Митингта Сибайда экологик хәлнең начараюы темасын күтәрергә, хакимиятнең шәһәрдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертүен таләп итәргә ниятләгәннәр иде. Гадәттән тыш хәл тәртибе игълан ителгән очракта җирле халык салынган зыян өчен компенсация алу хокугына ия булыр иде.

Хөкүмәтнең һәм Сибай хакимиятенең белдерү хатларын кире кагуларын шикаять итеп, Рәмилә Сәетова Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать җибәрде.

Башкортстан җитәкчелеге Сибайда каршылык чаралары уздырырга юл куймаска тырыша. Республика башлыгы вазифаларын вактылыча башкаручы Радий Хәбиров Сибайга беренче килүендә үк җирле активистларны "хокук бозмагыз" дип кисәтте. Моннан соң республика хөкүмәте 26 гыйнварга планлаштырылган митингка да рөхсәт бирмәде, урамда халык җыены уздыруга да полиция киртә куйды. Мондый җыен 10 февральдә булды, әмма шәһәр мэры Рөстәм Афзалов чараны оештыручыларны тәнкыйтьләде, аларның берсен "кәҗә" һәм "экскремент" дип атады.

"Сибай, дыши!" активистлары да 2 мартта митинг уздыру турында белдерү хаты керткән иде, ләкин рөхсәт бирелмәгәнлектән, гаризаларын кире алды.

XS
SM
MD
LG