Accessibility links

Нобель бүләге иясе Жорес Алферов вафат


Жорес Алферов
Жорес Алферов

Физика өлкәсендә Нобель бүләге иясе, Русия галиме, академик Жорес Алферов 88 яшендә вафат булды. Ул шулай ук КПРФ фиркасеннән 5 тапкыр Русия думасы депутаты булды.

Галим вафатын аның хатыны раслаган. Соңгы вакытта ул каты авырган, дип хәбәр ителә.

Алферов 1930 елда Витебск шәһәрендә туган, Минскида һәм Ленинградта укыган, яшәгән. Фәндә ул ярымүткәргечле гетероструктуралар һәм тиз оптоэлектрон һәм микроэлектрон компонентларны булдыру юнәлешендә эшләгән. 2000 елда ул моның өчен АКШ галимнәре Джек Килби һәм Герберт Кремер белән бергә физика өлкәсендә Нобель бүләгенә ия булган.

Галимнең фәнни эшләре нигезендә барлыкка килгән технологияләр бүгенге көндә һәр кешенең көнкүреш тормышында кулланыла. Алар электроника, ярымүткәргечле лазерлар үсешенә ныклап тәэсир иткән. 1979 елда аңа академик дәрәҗәсе бирелә, 1991-2017 елларда ул Русия фәннәр академиясенең вице-президенты була.

Фәннән тыш Жорес Алферов сәясәттә дә катнашкан. Ул Русия думасының алты чакырылышында депутат була, соңгы биш чакырылышта ул КПРФ вәкиле була.

XS
SM
MD
LG