Accessibility links

Кайнар хәбәр

Sunday Times: Трамп Кимнан яшерен заводны ябуны таләп иткән


Дональд Трам һәм Ким Чен Ын
Дональд Трам һәм Ким Чен Ын

Британ газеты Sunday Times язуынча, АКШ президенты Дональд Трамның бу атнада Ким Чен Ын белән сөйләшүләре уңышсыз тәмамлануга Төньяк Корея җитәкчесенең уран баетучы яшерен заводны ябудан баш тартуы сәбаб булган.

Басма мәгълүматларына караганда, АКШ вәкилләре Вьетнам башкаласы Һанойда Төньяк Корея вәкилләренә Пхеньян янындагы “Кангсон” исемле яшерен объект турында белүләрен әйткән. Трамп аны ябуны һәм сүтүне таләп иткән, Ким баш тарткан диелә. Шуннан соң сөйләшүләр вакытыннан вакытыннан алда тәмамланган, тантаналы төшке аштан да, ниндидер декларацияләр имзалаудан да баш тартканнар.

АКШ күзләү хезмәтләре иярченнән төшерелгән фотоларны анализлап Чхоллима шәһәрендә яшерен корылма булуын ачыклаган диелә. Бу корылма турында элек тә хәбәрләр булган иде, әмма аның турында хәбәрләр Йонбёндагы атом корылмасы турындагы хәбәрләрдән күпкә азрак булды.

Трамп Ханойдагы сөйләшүләр ахырында Кимның атом коралларыннан баш тартуга алмашка АКШның барлык американ чикләүләрен бетерүне таләп итүе белән аңлатты. Төньяк Кореая вәкилләре сүз барлык чикләүләр турында түгел, ә халык тормышына тәэсир итүче чикләүләр турында гына баруын белдерде.

АКШ җитәкчелеге сөйләшүләрне дәвам итәргә әзер булуын белдерә.
Якшәмбе АКШ һәм Көньяк Корея, ел саен уздырыла торган киңкүләм хәрби күнегүләрне Пхеньян белән сөйләшүләрне яңартуга теләктәшлек йөзеннән быел уздырмаска булуларын игълан итте.

XS
SM
MD
LG