Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Кырымдагы украин чиркәве побы Климент тоткарланды


Климент
Климент

3 март Русия полициясе аннексияләнгән Кырымдагы украин православ чиркәве побы Климентны Акмәчет автовокзалында тоткады. Аны чиркәүдән әйберләр урлауда гаеплиләр. Климент бу гаепләү ялганга нигезләнгән дип белдерә.

Климент – Кырымда тоткарланганнарны, кеше хокукларын бозу корбаннарын, иректән мәхрүм ителгәннәрне яклау православ миссиясе рәисе.

Акмәчетнең Үзәк район полиция бүлегенә Климент янына адвокат Эмиль Курбединов барган. Курбединов әйтүенчә, Климент аңлатмалар биргән, аның хәле яхшы.

Климент Беларуста тоткарланган, Дондагы Ростовда вакытлы изоляторда тотылучы украин ватандашы Павел Грибны янына барырга җыенган булган. Полиция аны автовокзалда тоткарлаганнан соң Киев, БМО, Европа шурасы, Европада иминле вә хезмәттәшлек оешмасы моңа борчылу белдерде.

Украина православ чиркәве томоска ия булып Русия чиркәвеннән аерылганнан соң Кырымдагы украин православ чиркәве Украин православ чиркәвенә кергән иде. Шуннан соң Мәскәү контролендәге Кырымның милек министрлыгы Акмәчеттәге украин кафедраль чиркәве урнашкан бинаны бушатуны таләп итте. Янәсе, чиркәү урнашкан бинаның аренда килешүе мөддәте тәмамланган, килешү озайтылмаган.

XS
SM
MD
LG