Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Россия 1 – Татарстан" каналында татар телендә тапшыруларның вакыты арта


"Татарстан" каналында "Хәерле көн, Татарстан" тапшыруы
"Татарстан" каналында "Хәерле көн, Татарстан" тапшыруы

"Россия 1 – Татарстан" каналында татар телле тапшырулар атнасына биш тапкыр берешәр сәгать дәвам итәчәк. Канал җитәкчесе моны "республиканың татар телле телетамашачылары өчен зур бүләк", дип атый.

4 марттан "Россия 1" каналында "Татарстан" телерадиоширкәтенең тапшырулар челтәрендә татар телле програмнар артачак. Бу хакта телерадиоширкәт җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов сүзләренә сылтанып, "Татар-информ" яза.

"Әгәр элек татар телендәге тематик тапшырулар бары тик җомга һәм өлешчә пәнҗешәмбе көннәрендә генә чыкса, хәзер без дүшәмбедән җомгага кадәр, һәр көн саен бер сәгать дәвамында бары тик татарча гына сөйләшәчәкбез", диде Гыймалтдинов.

Көн саен иртәнге 9 сәгатьтә "Россия 1" каналында Чулпан Әмири һәм Батыр Харисов белән "Яңалыклар" тапшыруы чыгачак. 9:30да "Хәерле көн, Татарстан!" тапшыруы башланачак. Аны Эльза Әхмәтҗанова, Фәннур Хәсәнов, Эльмира Нуруллина, Идел Кыямов алып барачак.

Гыймалтдинов сүзләренчә, узган ел татар телендә йөз сәгатьтән артык тапшыру эшләнгән булса, быел 200 сәгать булачак.

"Бу республиканың татар телле телетамашачылары өчен зур бүләк, ә безнең өчен зур җаваплылык", дигән Гыймалтдинов.

2019 елның беренче яртысында Русия телевидениесендә аналог элемтә туктатыла. Ул өч этапта башкарылачак. Татарстанга кагылышлы өлеше 3 июньдә булачак. Аналог элемтә дигиталга чыгу мөмкинлеге булган каналларда туктатыла. Төбәкләр каналлары, шул исәптән ТНВ да, БСТ да бушлай мультиплекска кертелмәде. Димәк, аларны бары тик кабель яки иярчен аша гына карап булачак.

Күптән түгел хәбәр ителгәнчә, 21нче төймәдә иртәнге 8-10 сәгатьләрдә һәм кич белән 17-19 сәгатьләрдә тапшырулар алып бару мөмкинлеге бирелә. Ләкин түләүле шартларда. Төбәкләр канал чыгымнары өчен түләргә тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG