Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дигитал телевидениесендә төбәк каналларына тәүлегенә дүрт сәгать вакыт биреләчәк


ТНВ каналында "Татарлар" тапшыруының кереше

Быел Русия тулысынча дигитал телевидениега күчеп бетәргә тиеш. Анда төбәк каналларына урын юк. Мәскәү түрәсе белдерүенчә, 21нче төймәдә аларга тәүлегенә дүрт сәгать вакыт бирелергә мөмкин. Ләкин бу да түләүле булачак.

"Татмедиа" республика агентлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычларына багышланган киңәйтелгән утырышында Русия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин катнашты. Ул чыгышында телевидениенең дигитал элемтәгә күчү үзенчәлекләренә тукталды.

Алексей Волин
Алексей Волин

"2019 елның беренче яртысында телевидениедә аналог элемтә туктатыла. Ул өч этапта башкарылачак. Беренчесе, сынау өлеше, 3 декабрь башланса, икенчесе - тагын ике атнадан, өченче өлеше 3 июньдә булачак. Аналог элемтә дигиталга чыгу мөмкинлеге булган каналларда туктатыла.

Төбәк каналларына килгәндә, 21нче төймәдә иртәнге 8-10 сәгатьләрдә һәм кич белән 17-19 сәгатьләрдә тапшырулар алып бару мөмкинлеге бирелә. Ләкин түләүле шартларда. Төбәкләр канал чыгымнары өчен түләргә тиеш булачак", диде министр урынбасары.

Волин Татарстанның милли матбугат саны белән лидерлар арасында булуын искәртте, моны Татарстанның рекорды дип атады. Шул ук вакытта икетеллелекне үстерергә кирәклеген, туган тел белән беррәттән, урыс телен дә үстерү кирәклеген ассызыклады. Милли үзенчәлек белән танылуга мисал итеп Казанда туып, Мәскәүдә яшәүче язучы Гүзәл Яхинаны китерде. Әсәрләрендәге милли рух аны иң популяр 10 язучы рәтенә кертте, диде Волин. Татар җәмәгатьчелегенең бер өлеше исә Яхинаны милләтне түбәнсеткән әсәрләр язучы дип саный.

Татарстан бушлай мультиплексларга керер өчен берничә ел көрәшеп карады. Тик Мәскәү милли республикаларга бернинди ташлама да бирмәде. 6 декабрь Казанда Русия элемтә министры урынбасары, Русия Федерация шурасы әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә дә бу турыда сүз булды.

"Бездә халыкның күпчелек өлеше татар телендә эфир карый. Шуңа да бу сорау безнең өчен ачык кала", дип белдергән иде ул вакытта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

"Безгә өченче, дүртенче мультиплексларны ачып, анда төбәк каналларын кертү кирәк", дигән иде ТНВ ширкәте баш мөдире Илшат Әминов.

Ләкин моңа карап Мәскәү түрәләре төбәк каналларына бернинди вәгъдә бирмәде. Бары ОТР каналында төбәкләрнең програмнарын күрсәтеп булачагын ышандырды.

Әйтергә кирәк, Татарстанда дигитал каналларга күчәргә 159 авыл әзер түгел. Шулай ук милли республикаланы инкарь итүче бушлай мультиплекста арасында Спас кебек православ каналы да кертелгән.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG