Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кырым аннексиясе өчен Русиягә кертелгән чикләүләрне озайтты


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Русиягә карата чикләүләр тагын бер елга озайтылды.

АКШ президенты Дональд Трамп 2014 елда Кырым аннексиясеннән һәм Украина көнчыгышындагы агрессиядән соң Русиягә кертелгән чикләүләрне тагын бер елга озайтты.

Ак йорт сайтында урнаштырылган документта "Украинаның демократик процессларын һәм институтларын какшатучы гамәлләр һәм сәясәт илнең тынычлыгына, тотрыклылыгына, суверенитетына һәм бербөтенлегенә яный" диелә. Моннан тыш алар "Кушма Штатларның дәүләт иминлегенә һәм тышкы сәясәтенә дә куркыныч тудыруын дәвам итә", дип белдерелә.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

Әлеге хәлләрдән соң АКШ, Европа берлеге һәм Көнбатышның кайбер башка илләре Русиягә карата чикләүләр кертте. Әлеге чаралар Русиянең кайбер рәсми затларының активларын томалау, виза чикләүләре кертүне, ширкәтләргә санкцияләр исемлегендәге русияләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруны тыюны күз уңында тота.

Февраль ахырында АКШ Конгрессы Русиягә карата яңа чикләүләр өлгесе чыгарды.

XS
SM
MD
LG